Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Электрон шикаять биреп булачак

1 сентябрьдән мөһим үзгәрешләр турында кисәттеләр.

1 сентябрьдән Россия машина йөртүчеләре дәүләт хезмәтләре порталында ЮХИДИ штрафларына электрон шикаять бирә алачак, дип хәбәр итә Autonews.
Хәзерге вакытта штрафларга ике ысул белән шикаять бирергә була: ЮХИДИ бүлегендә яки инспекциягә заказлы хат белән. Административ хокук бозулар турындагы Кодекска кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсендә штрафларга электрон рәвештә ши каять бирергә мөмкин булачак.
Шунысын әйтеп узарга кирәк, шикаятьне электрон рәвештә элегрәк тә бирү мөмкинлеге булган, әмма ЮХИДИга мондый мөрәҗәгатьләрне карау мәҗбүри итеп куелмагач, аны карау-карамауга алар зур игътибар бирмәгән.
Яңалык үз көченә кергәннән соң, дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән машина йөртүче штрафларга карата электрон шикаять бирә алачак. Мондый очракта аңа раслаучы документлар, фотографияләр, видеоязмаларны да теркәргә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев