Элеккеге җирле совет депутаты җаваплылыкка тартылган
Җирле Совет депутаты булган элекеге Октябрьский башлыгы, дәүләт җирләре белән законсыз төстә гамәлләр кылганы өчен җаваплылыкка тартылган.
Җитәкче СНТ-12 “Восход” идарәсе рәисен алдап, урман фондына кергән өч участокны ширкәт территориясенә кертергә куша, дип хәбәр итә Яшел Үзән шәһәр суды матбугат хезмәте. Әлеге эшне ахырынача башкарып чыгу өчен экс-башлык Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручыны да алдый. Үз чиратында анысы җирләрне күчерү турында карар чыгара, ә булачак милекчеләр хокукларын рәсмиләштерә. Шулай итеп, участоклар РФ милкеннән чыгарыла, ә документка чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүматлар кертелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев