Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Элекке пионерлар – тормыш өчен көрәшкә әзер!

Яшь чакта кем генә сәламәтлеге турында кайгырта икән? Гомумән, бармы андыйлар? Бик азлар гына бу хакта уйлап яшидер. Ә чынлыкта, кеше ничә яшьтә булмасын, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, туган һәр көннең кадерен белергә тиештер.

Соңгы вакытта лаеклы ялдагы кешеләрнең (пенсионерлар дияргә тел әйләнми) җыелып, скандинавияләрчә йөргәннәрен күргән бар. Тик андыйлар белән күзгә-күз карашып сөйләшкән юк иде әле. Менә шулай, Мирный бистәсендә дә бер төркем ханымнар берләшеп, актив яшәү рәвеше алып бара башлаган. Шуларның берсе – бик мөлаем Тәрҗимә ханым Шәһимәрдәнова белән миңа очрашып сөйләшү бәхете тиде. Бәхет дип әйтми дә булмый, чөнки андый тормыш сөючән һәм үз артларыннан башкаларны да ияртергә сәләтле актив һәм оптимист кешеләр белән бер күрешү – үзе бер гомер! Алардан бер сөйләшүдән дә энергия алып каласың, ничек шулай булдыра алалар икән дип, гаҗәпләнәсең.

Лаеклы ялга чыккач, күңел төшенкелегенә бирелгән, саулыкка тиенмәгән, аралашуга сусаган кешеләрне җыеп, сәламәт яшәү рәвеше алып бару Тәрҗимә апа кебекләргә генә хас. «Афәрин» дип әйтерлеге бар, чөнки алар арасыннан бөтен дөньяны тетрәткән ковид белән ник берсе авырсын. Шулай, таҗлы вирусның да «акыллылыгына» шаккатасың.

– Безнең арада хәзер 20-25ләп кеше исәп ләнә, – дип әкрен генә энҗе кебек сүзләрен тезә Тәрҗимә ханым. – Көн саен иртәнге сәгать 7дә җыелып, шуның бер сәгате – физик күнегүләргә, икенчесе – урман буйлап йөрүгә багышлана. Башта без берәм-берәм генә йөри идек. Тора-бара дуслашып киттек, Әлфия Мөлекова җитәкче-тренерыбыз булды. Ул – укытучы, аның оештыру осталыгы бар. Берләшү стимул бирә, эленке-салынкылыкка урын калдырмый, өстеңнән таш явып торса да, сине көтелгән урынга чыгарып бастыра. Бер-беребез белән туганнар кебек булдык, киңәш-табыш итешәбез, бәйрәмнәр дә үткәрергә вакыт табыла, бакчачылык серләре белән уртаклашабыз, табигать кочагында хуш исле үлән чәйләре эчеп якынаябыз.

Бу оптимист хатын-кызлар төркеме оешуга ике ел булып, сафлары арта гына бара икән. Яшьләре дә, милләтләре дә төрле: 55тән алып 75 яшькә кадәр, араларында рус һәм татарлар, удмурт һәм башкортлар, мари һәм чувашлар бар. Барысын да сәламәт яшәү рәвеше берләштергән. Бу аралашу аларның тәнен генә түгел, күңелләрен дә сафландыра дигән нәтиҗә ясыйсың. Көн саен ике сәгатьлек очрашу тормышларын шулай тамырдан үзгәрткән.

– Өйдә моңсуланып утырган юк, – дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем. – Мин үзем 15 еллап мәчеткә йөрдем. Коръән серләрен өйрәткән Габделхәмит хәзрәткә, Вафилә ханыма рәхмәтем чиксез. Вафилә Хикмәтуллина төркемендә укыдым. Аны хәзер бик сагынабыз. Ислам күп нәрсәгә күзне ача. Буш вакытларымда Коръән сүрәләрен укып тынычлык алам. Балалар бит хәзер әти-әни янында яшәми, һәркайсының үз тормышы. Аралашып торсак та, барыбер өлкән кешегә игътибар җитми. Ә безнең төркем бу бушлыкны тутыра. Без, хәтта, пандемиядә дә туктамадык, шуңадыр бәлки, авыруга да бирешмәдек. Урман һавасының файдасы күп. Безгә хәтта инсульт кичергән бер хатын-кыз кушылды.

Аның сәламәтлегенең көннән-көн яхшыруы бик шатландыра. Әле менә үзебез йөри торган урманлыкны чүп-чардан чистарттык. Әмма урманга өстән – туберкулез диспансеры ягыннан пычрак су агып тору бик борчый. Кайсы оешма эшедер, анысын төгәл генә әйтеп булмый. Бу хакта без төрле инстанция ләргә хәбәр итеп карадык, нәтиҗәсе генә юк. Мирныйда һәйкәл кебек торган танк яны мәйданының җыештырылмавы да борчу уята. Бик пычрак, паркта хәтта чәчәкләр дә утыртылмады.

Менә шушы алтмышынчы елгы пио нерлар 19 майда Пионерия көнен дә шигырьләр сөйләп, пионер җырлары җыр лап билгеләгән. «Яшь вакыттагы даталарны искә алмый калган юк, үз күңелебезне үзебез күреп, бик күңелле яшибез, яшәрәбез. Яңа кешеләрне дә яныбызга чакырабыз. Без көн саен танк янында иртәнге җидедә җыелабыз», – ди алар. Күңелләре киң, чөнки кеше күбрәк булган саен, шуның кадәр күңеллерәк, ә иң мөһиме – сәламәт булачаклар. Кушылыгыз, үкенмәссез. Көч – бердәмлектә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев