Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ел нәтиҗәләре: ПОЗиС - ышанычлы җитештерүче

Гыйнвар POZISның мәгариф кластеры – яңа мөмкинлекләр ача. Мәгариф кластеры кысаларында компаниянең генераль директоры Радик Хәсәнов Зеленодольск механика көллиятенең студентлар һәм укытучылар составы белән очрашты.

Февраль

Компания продукциясен РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесенә тәкъдим итте. Предприятие Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казандагы «Химград» Технополисында Татарстан сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе кысаларында инновацион суыткыч техникасы һәм дезинфекцияләү җиһазлары үрнәкләрен тәкъдим итте.

Март

Профориентация эше өстенлекле. Предприятие базасында Россия машина төзүчеләр берлеге һәм «Россия студентлар отрядлары» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы эгидасы астында ачык зона һөнәри юнәлеш турниры узды. Ярышта республиканың 8 уку йортыннан 70 студент катнашты.

Апрель

Безнең белгечләр иң яхшылар рәтендә. Компания «НПК «Техмаш» АҖ холдинг сайлап алу чемпионатында «Хезмәт сагы» номинациясендә катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча «ПОЗиС» иң яхшы биш предприятие арасына керде. RostecSkills корпоратив сайлап алу чемпионаты финалында катнашу хокукы өчен барлыгы 9 предприятие белгечләре көрәште.

 

Май

POZIS яшьләр берлеге иң яхшысы. Предприятие «Яшьләр һәм профсоюз» девизы астында яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшләрне иң яхшы оештыручы тармак смотр-конкурсында җиңүче булды.

Заводка «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеме бирелде.

Казанда Бөтенроссия корпоратив уеннарының дүртенче этабы узды. Серголылар 7 медаль яулап, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Июнь

«ПОЗиС» – диверсификация буенча лидерлар рәтендә. Компания «Гражданнар базарында лидерлык» диверсификация рейтингы җиңүчеләре арасына керде.

«ПОЗиС» – республика конкурсы призеры. Завод машина төзелеше комплексы предприятие­ләре арасында уйлап табу, рационализаторлык һәм патент-лицензия эшенең иң яхшы куелышы буенча Республика смотрында 2нче урынны алды.

Уртак эштә – уңыш ачкычы. Зеленодольск механика көллиятенә завод аерым игътибар бирә, чөнки ул кадрлар әзерләү мәсьәләсендә база белем бирү учреждениесе булып тора.

Июль

«ПОЗиС» «Военмех» белән элемтәне ныгыта. «Военмех» студентлары практиканы «ПОЗиС» АҖдә уза.

Көмеш белән. Серголылар «Киләчәк инженерлары – 2022» X Халыкара яшьләр сәнәгать форумында корпоратив рейтинг нәтиҗәләре буенча II урынны алды.

Август

POZIS «Армия-2022» форумында үз эшләнмәләрен күрсәтте. Күргәзмә экспозициясе эше кысаларында компания махсус суыткыч техникасын тәкъдим итте, аны Россия Федерация­се Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров югары бәяләде.

Яшь серголылар «Армия – 2022» форумында булды.

Серголылар корпоратив спорт-туристлык слетында катнашты.

Сентябрь

«Спорт һәм хезмәт янәшә» корпоратив бәйрәме узды.

Белем иленә хыялланып! Беренче сыйныф укучылары өчен Белем көне алдыннан серголылар чын бәйрәм оештырды.

Һөнәри осталык өчен – югары бүләк. Яшел Үзән шәһәренең 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында серголылар югары бүләкләргә лаек булды.

Октябрь

Компаниягә эш визиты белән югары дәрәҗәдәге затлар килде. Кунаклар арасында – ТР Президенты Р.Миңнеханов, Ростех ДК генераль директорының беренче урынбасары В.Артяков, Ростех ДК гадәти кораллар, сугыш кирәк-яраклары һәм махсус химия кластерының индустриаль директоры Бекхан Оздоев, «Технодинамика» АҖ генераль директоры – «Техмаш «НПК» оешмасы идарәчесе.

Серголыларның лаеклы бүләге. Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында завод хезмәткәрләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләр тапшырылды. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Серголылар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар комплектлар җыйды.

POZIS «Россиядә эшләнгән» («Сделано в России») халыкара форумда катнашты.

«Шәп унлык» – заводта. Завод беренче тапкыр «Шәп унлык» («Ударная десятка») корпоратив чемпионын сайлап алу этабында катнашты. Серголылар спортта үрнәк күрсәтә. «ПОЗиС» спортчылары Сочида узган 2022 елгы корпоратив уеннарның финалы кысаларында массакүләм ярышларда катнашты һәм спорт төрләре буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Ноябрь

Легендар «Мир» кайта. Завод 30 еллык тәнәфестән соң «Мир» суыткычларын серияле җитештерүне яңартты.

«ПОЗиС» – ышанычлы җитештерүче». Компания «Ышанычлы җитештерүче» номинациясендә «Медицина эшләнмәләренең иминлеге-кешеләр файдасына» конкурсы лауреаты булды.

Декабрь

Серго исемендәге завод үзенең 124 еллыгын бәйрәм итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев