Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЕЛ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Мирный бистәсендә «Әл-Әнгам» мәчете ачылды.

Изге Рамазан аенда тәүге тәравих намазы укылды. Яшел Үзәндәге дүртенче иман йортын якташыбыз Әнвәр Миңнуллин төзеде.


13 ел элек ябылган Яшел Үзән Суднолар төзү колледжы янә ачылды. Директоры итеп Тимур Хәкимуллин билгеләнде. Яңа уку елыннан биредә 300 студент белем ала.


Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге акушеры Елена Родионова «Елның медицина хезмәткәре» номинациясендә җиңүчеләр өчлегенә керде. Аңа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус бүләк – автомобиль тапшырды.


«Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводында Муса Җәлил исемендәге пассажир судносы суга төшерелде. Ул «Татарстан Республикасы флоты» АҖнә тапшырылды.


Республиканың иң зур бистәсе Васильево үзенең 300 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы чарада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Дуслык» модульле спорт залы һәм яңартылган парк ачылды.


Осиново бистәсендә күппрофильле поликлиника ачылды. Ул сәламәтлек саклау милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелде. Һәм 15 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.


Мулла Иленең тарихи мәчете 150 еллык юбилеен билгеләп үтте.


Районыбыз территориясендә урнашкан «Зеленодольск» сәнәгать паркында Ozon күпләп сату-билгеләү үзәгенең икенче чираты ачылды. Объектта 1500 кеше эшлиячәк.


Районыбызның Бәчек, Акъегет авылларында, Садовый бистәсендә өр-яңа ФАП биналары ачылды.


Мирный бистәсендә «Тынычлык» мәчете каршында «Кеше приюты» бушлай кайнар ризык тарату пунктының яңа ноктасы ачылды. Яшел Үзәндә бу инде икенче пункт, ә Татарстан Республикасында – 18нче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев