Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Экспертлар Татарстанда алдан тавыш бирү барышын бәяләде

24 майдан 30 майга кадәр Татарстанда һәм бөтен Россия буенча алдан тавыш бирү уза. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сентябрьдә Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстан «БЕРДӘМ РОССИЯ»сеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзеләчәк.

Татарстанда Праймериз ачык модель буенча уза: тавыш бирүдә республиканың һәр сайлаучысы катнаша ала. «Бердәм Россия»нең башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен Татарстан Республикасында 96 кандидат теркәлгән – 2016 елның Дәүләт Думасына сайлауларга караганда ике тапкырга диярлек күбрәк. Барлык теркәлгән кандидатларның яртысы диярлек - 40 яшьтән яшьрәк кешеләр. Башлангыч тавыш бирүдә катнашучыларның яртысы партиядә тормый. Кандидатлар арасында-волонтерлар, җәмәгатьчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр. Алар алдан тавыш бирү барышында халык белән масштаблы мәгълүмати эш алып барды. Татарстанның барлык районнарында праймеризда катнашучылар халык белән очрашты. Әлеге очрашулар барышында кандидатлар үзләренең программа ниятләре турында сөйләде, республиканың мөһим проблемаларын хәл итү юллары белән уртаклашты, татарстанлыларның сорауларына җавап бирде. Барлык кандидатлар үзләре турында видеоформатта сөйләде – социаль челтәрләрендә үзләре һәм үз программалары турында видеороликлар төшерделәр һәм бастырып чыгардылар.
Татарстанда алдан тавыш бирү онлайн-формада да, классик офлайн-формада да уза. 30 майда республикада 557 хисап участогы ачылачак. Алдан тавыш бирүне уздыру буенча төбәк оештыру комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов сүзләренә караганда, мондый карар һәр татарстанлыга аның өчен уңайлы тавыш бирү формасын тәкъдим итү өчен гамәлгә ашырылган. «Татарстанда социологик тикшеренү узды,аның нәтиҗәләре буенча татарстанлыларның 60%тан артыгы участокларда тавыш бирүгә ышаналар. Шуңа күрә без праймеризда тавыш бирүнең ике формасын да кулланабыз", - дип аңлатты Камалтынов.
Хисап участокларында эш Роспотребнадзорның ковидка каршы таләпләренә катгый туры китереп оештырылачак. Үз участогыңны сайтта табарга була pg.er.ru - адресыңны (шәһәр, урам һәм йорт номеры)
Экспертларга (социологларга, политологларга, сәяси коммуникацияләр белгечләренә), түбәндәге линияләргә таянып, алдан тавыш бирүне үткәрүнең барышын һәм дәрәҗәсен бәяләргә тәкъдим ителә:
1. Алдан тавыш бирү мөмкинлеге – кандидатларның да, тавыш бирергә теләүчеләрнең дә процедураның ачыклыгын бәяләү.
2. Алдан тавыш бирүнең конкурентлыгы - праймеризда конкуренция дәрәҗәсен бәяләү.
3. Алдан тавыш бирүдә катнашучыларның төрлелеге - праймеризда халыкның төрле төркемнәре вәкилләре ни дәрәҗәдә киң тәкъдим ителгән?
4. Сәяси тәҗрибәсе булмаган яшь кандидатларның праймеризда катнашуының максатка ярашлы һәм актуальлеге. Тәҗрибәле сәясәтчеләр, депутатлар, мэрлар белән көндәшлек итү мөмкинлеге бармы?
5. Ике форматта (онлайн һәм офлайн) алдан тавыш бирүне уздыруның актуальлеге - бу карар нәтиҗәлеме?
6. Алдан тавыш бирү партиянең сафларын чын-чынлап яңарту өчен ни дәрәҗәдә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев