Эх, сыер ашатып, учак ягасы иде...
Балачагыбыз, мәктәп еллары, җәйге каникул гомеребезнең иң күңелле чак лары һәм хәзерге балаларның җәйге ялы белән чагыштыр ганда, күпкә күңеллерәк булганына көннән-көн ныграк инанасың.
Телефонсыз, интернетсыз балачак. Илдә булган хәбәрләрне, яңалыкларны күреп, ишетүнең бердәнбер чыганагы – аклы-каралы телевизор, әле анысы да бөтен кешедә юк һәм көнгә өч тапкыр татарча яртышар сәгать иртәнге, көндезге, кичке концерт бирүче радио иде. Шуңа да, без күбрәк урамда үзебезгә берәр шөгыль табарга тырышканбыз дыр инде.
Жәйге чорда, кич көтү кайтканнан соң, сыер ашатырга йөрү күңелле гадәткә кергән чаклар. Ул һәрбер урамның үзләре генә бара торган урыннары: Урта, Морза, Аръяк лар – Алан чогырына, Кушкапка, Хәйруллин урамнары – Бүре базына, Алан башлары,Тынычлык урамнары – беренче, икенче чогырга чыгалар иде. Кичке якта, көтү кайткач, тиз генә сыерны савып аласы да, озынборыннардан ул вакыттагы бердәнбер саклану чарасы булган озын жиңле калынрак киемеңне эләктереп, сыер куар өчен «спе циально» әти ясап биргән таяк белән, бик эшлекле кыя фәт ясап, сыер-бозауларны кичке «прогулка»га алып китә идек. Урта урамнан дустым Гөлсу Хәлиуллина, Зөлфия Гафарова (мәрхүмә инде хәзер), Рәмилә Сабитова, Резидә Хәйруллина һәм мин, Морза урамыннан Гөлсинә Гыйр фанова, Фәния Шаһзадина, Рәмзия Сәгыева, Гүзәл Җәләлиева, әле Хәйруллин урамыннан Сәрия Гайнуллина да безгә ияреп, көтү кадәр терлек белән үзебез генә белгән урынга юл тотабыз. Сыер ашату дигәне сүздә генә, ә чынлыкта, учак ягып, бәрәңге пешереп, кызык хәлләр сөйләп, кәрте сугып, сәгать кичке ун, унбер тулганны сизми дә кала идек.
Төшеп, сыерларны иреккә жибәреп, учакка утын әзерләп, яккач, кәрте уены башлана. Кем юләр кала, шул колхоз кишәрлегенә кереп баручы сыерны куучы була иде. Галим Шәйхуллыч, кичке «обход» ясамый калмый, уҗымга кергән сыерның кемнеке икәнен бик тиз танып алып, штраф язган очрак лар да булгалады. Чөнки уен белән мавыгып, сыерларны күздән югалткан чаклар күп булды. Менә анысы өчен өйдәгеләрдән шактый эләгә иде. Күпме, башка бармыйсың, диеп орышсалар да, без белә идек, җәй буе кичен чыгарга өйрәнгән сыер лар, бер генә көн алып бармасаң да, кычкырып, өйдәгеләрнең нервыларын шактый какшата иде. Шуңа да, без сыер белән тыгыз, үзебез генә белгән элемтәдә, мин әйтер идем тандемда була идек. Аның иреккә чыгып ашыйсы, минем дуслар белән уйныйсы килә. Миңа калса, безнеке иң кызыклысы булгандыр, чөнки Алан башы урамыннан сабыр, елмаеп кына сөйләшүче, әдәпле Румия Гыйззәтуллина, сыерсыз гына гел безгә кушыла иде, безнең янга җыелган бала-чагаларны, сыер куарга булса да ярар дип, калдыра идек.
Ул вакытта авылда АВМ дигән, үләнне киптереп, яшь бозаулар өчен он ясаучы агрегат бар иде. Ул АВМда, без Зифа Гайшәсе дип йөрткән Гайшә апа Гаязова каравылчы иде. Безнең барасы һәм кайтасы юл шушы АВМ аша узганлыктан, сыерлар Гайшә апа белән «согласовать» итми генә шул якка борылуга, ул кычкыра-кычкыра безгә нәрсә җитмәгәнен тиз аңлата иде. Бу гамәле аның ул чор кешеләренең эшләренә бик нык җавап лы караганнан булгандыр инде. Бездән олырак сыйныфтагылар, кичке сменада шушында эшләп, күпмедер күләмдә хезмәт хакы да алалар иде әле. Ә безнең яшьтәгеләргә, орлыкка дигән арыш кырыннан, алдагы еллардан коелып калып, хәзер арыштан да зур булган, бодай башагын кай чы белән кисеп, иге-чиге булмаган кырны көн буе әйләнеп йөрү иде. Әлбәттә, хезмәт хакына. бригадирыбыз Камил абый Әдиятуллин, хәтта, хезмәт хакының күпме икәнен дә исәпләп бирә иде.
Менә көн буе кырда башак кисеп йөргәннән соң, кичке сыер ашатырга бару, безнең өчен үзенә күрә бер ял итү иде.
Хәзер искә алып сөйләрлек тә, көләрлек тә, еларлык та вакыйгалар күп булган икән шул. Тик, шундый балачакка әйләнеп кайтасы килү теләге, тагы бер генә кат сыер ашатырга барып, учак ягасы иде дигән уй, минем генә түгел, ул чордагы бөтен урам балаларының татлы хыялыдыр...
Зөлфия Хәйруллина. Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев