Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эх, сабантуй, сабантуй, күңелләрне җилкетә

Чынлап та, йөрәкләрне җилкендерә, балачакка алып кайта торган милли бәйрәмебез Сабантуйга җитәме соң?!

Шөкер, быел авыру буенча вәзгыять азрак тынычланды һәм бәйрәм уздырырга рөхсәт бирелде. Ә бит барысы да сагынылган: күптән күрешмәгән сыйныфташлар да, якташлар да, беренче мәхәббәт тә...

12 июньдә яшел үзәнлеләрне, кайткан кунакларны «Мирный» бистәсендәге мәйданга чакырып калабыз. Быелгы Сабантуйның темасы – «Әкиятләрдә – халык зирәклеге». Килгән кунак ларны яңа «Каенлык» паркында 9.00 сәгатьтә чәк-чәк, ипи, тоз белән милли костюмнар кигән кызлар кар шы алачак. Әкият геройлары – Шүрәле, Алтынчәч, Убырлы һәм башкалар викторина уздырачак.
Шул ук вакытта, «Каен лык» паркында «Әйшә», «Идел аръягы» үзәкләштерелгән клублар системасы иҗади коллективлары концерты, Буа дәүләт драма театрының «Мунча ташы» теа траль тамашасы тәкъдим ителә.

«Туган авылым» мәйданчыгында елдагыча татар авылы күренешен карый аласыз. Монда татар милли ризыкларыннан авыз итәргә, уеннарда катнашырга, һөнәрчеләр, йорт хайваннары белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук, «Рус утары»на да керергә онытмагыз.

«Әкияти селфи» мәйданчыгында тере скульптуралар (әкияти персонажлар) эшләячәк.
Өске мәйданда бензопила ярдәмендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыклары белән танышырга, интерактив күргәзмә карарга, балалар иҗат үзәге һәм «Исток» яшьләр берләшмәсе клубы әзерләгән программада катнашыр га мөмкин булачак.
10.00 сәгатьтә үзәк мәйданда бәйрәмне тантаналы ачу өлеше булачак:
районның имам хатыйбы мөрәҗәгате,
«Әкият уйдырма булса да, нигезендә дөреслек, мәгъ нәсен аңлап укысаң – булыр сиңа дәреслек» –
теа т ральләштерелгән пролог,
район башлыгы чыгышы,
Сабантуй-2021 флагын күтәрү,
ТР Президенты мөрәҗәгатен тыңлау.

10.30 сәгатьтә авыл хуҗалыгы алдынгыларын котлау.
Традиция буенча спорт ярыш лары үткәрелә. Һәм анда теләге булган һәркем үзен сыный ала. Уеннарда катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр һәм батыр исемен алу каралган.

11.00 сәгатьтә милли көрәш башлана. Шул ук вакытта мотокросс, маунтинбайк-триал, футбол һәм башка ярыш лар башлана.

11.00-14.45 сәгатьтә өске
һәм үзәк мәйданда Яшел Үзән районы һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары чыгышы.

Бәйрәм программасында – Ләйсән Гыймаева, Илгиз Шәйхразиев, Салават Миңнеханов, ТРның халык артисты Гүзәл Уразова.

14.15 сәгатьтә абсолют батырны бүләкләү.

15.00 сәгатьтә бәйрәм чараларын тәмамлау.

Якшәмбе көнне милли бәйрәмебезне районыбыз мәйданнары гөрләтәчәк. 13 июньдә Сабантуй Василье во, Карамалы Тау, Акъегет, Бишнә, Күгәй, Олы Яке, Мулла Иле, Түбән Урысбага, Новопольс кий, Норлат, Осиново, Раифа җирлекләрендә уза.
Авыл көне 19 июньдә Олы Ачасыр, Мамадыш-Әкилдә оештырыла. Шул ук көнне Олы Шырданда, ә 26 июнь көнне Кече Шырданда Чишмә бәйрәме үткәрелә. Күгештә Авыл көне 3 июльдә, ә Карашәмдә 17 июльдә гөрләячәк. Бәйрәмнәргә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев