Егетемне гаиләм белән таныштырырга оялам
Егетем алдында әтинең оятсыз мәзәкләр сөйләргә тотынуын күз алдыма китерәм дә, сискәнеп китәм. Минем аларны таныштырасым килми. Менә шул. Үз якыннарыңнан оялу дөрес түгеллеген аңлыйм ла мин, әмма нишлим соң?!
...Миңа бер рәтле егет очраганы булмады. Йә саран, йә тупой. Берничә ай элек үземнең идеалымны очраттым. Ул акыллы, начар гадәтләр бөтенләй булмаган яхшы гаиләдән. Хәзерге заманда, үзегез беләсез, этеннән бетенә кадәр сүгенә, ә ул андый сүзләрне бөтенләй кулланмый. Искитәрлек! Хәзер менә проблема килеп басты: ул минем гаиләм белән танышырга тели.
Әти-әнием гап-гади кешеләр. Әни кибеттә кассир булып эшли, әти – төзүче (шабашник инде). Артык җәелеп яшәрлек акчабыз булмаса да, ярлы түгелбез, шөкер. Минекеләр нормальный кебекләр инде, әмма егетемнең әти-әнисе янында артык гади күренәчәкләр. Аның әтисе Казанда техникумда укыта, әнисе банкта эшли. Алар һәрвакыт энә-җептән киенә, прическа-маникюр һәрчак тәртиптә. Йомшак итеп, акрын гына, яхшы куелган тавыш белән сөйләшәләр.
Ә минекеләр, әйткәнемчә, гадиләр. Сүгенү сүзләре кыстырып, кычкырып сөйләшәләр. Егетем алдында әтинең оятсыз мәзәкләр сөйләргә тотынуын күз алдыма китерәм дә, сискәнеп китәм. Минем аларны таныштырасым килми. Менә шул. Үз якыннарыңнан оялу дөрес түгеллеген аңлыйм ла мин, әмма нишлим соң?!
Егетем күптән түгел миңа тәкъдим ясады. Мин, әлбәттә инде, ризалаштым. Андый бриллиантны югалту ахмаклык булыр иде. Аның әти-әнисе янына кунакка бардык, булачак туй һәм киләчәккә планнарыбыз турында сөйләштек. Аныкыларның да минекеләр белән танышасы килә. Тиздән бер зур гаилә булабыз, әлегәчә бер-беребезне күргәнебез юк, диләр.
Булачак иремнең әти-әнисе мине үз итә, яхшы мөгамәләдә. Минем бай гаиләдән түгеллегемне, югары белемем булмавын белә. Без беренче танышудан ук дуслаштык һәм аралашуда беркайчан бернинди дә киеренкелек сизгәнем юк. Эш шунда, мин үзгәрәм, ә әти-әнием – юк. Минем алар кебек яшисем килми.
Мин гел үземне яхшырту өстендә эшлим. Иртән үк тавышны дөрес кую буенча күнекмәләр ясыйм, спиртлы эчемлекләр һәм сүгенү сүзләре кулланмаска тырышам, төрле китаплар укыйм. Егетемә карыйм да, минем дә аның кебек идеаль буласым килә.
Минекеләр бик гади тормыш белән яши: пыр китереп туган көннәр, Яңа еллар һәм башка бәйрәмнәрне уздыра. Эш атнасыннан соң әти сыра һәм тозлы балык белән ял итәргә ярата, әни бизәнү әйберләренең дөньяда барлыгын да онытты бугай инде...
Күптән түгел, мин аларны яхшы якка үзгәртергә маташкан өчен әрләштек. Аларга яшәү рәвешләрен үзгәртергә: күбрәк акча түләнә торган эш табарга, гәүдә һәм тышкы кыяфәтне карарга кирәклеген җиткерергә маташтым. Әмма алар мине «неблагодарная» дип әрләде һәм үз бүлмәмә кереп китүемне сорады.
Егетемнең әти-әнисен үземнең туганнарым белән ике атнадан таныштырачакмын. Ул позорны ничек күтәрермен, белмим... Шушы яшькә җиткән кешеләрне үзгәртү мөмкин түгел инде ул, аңлыйм. Мин үзем аларны шул килеш тә үлеп яратам, әмма яңа гаиләм алдында оятка да каласым килми...
Сәлам белән, Айгөл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев