Егерме сигезенче пациент: куркыныч диагноз
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең 2024 елда эшчәнлеген министрлык «канәгатьләнерлек» дип билгели. Яңа технологияләр кертү аны яхшыга үзгәртәчәк.
Йомгаклау киңәшмәсендә, гадәттә, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре катнаша һәм система эшенә бәя бирә. Бу юлы медсоветка министр урынбасары Владимир Филатов килде. Шулай ук биредә безнең районның кураторы М.Н. Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы Артур Делян, республика клиник наркология диспансеры баш табибы Ренат Үткельбаев, Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин да катнашты.
Төп доклад белән чыгыш ясаган район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Мөхәммәтдинов узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, медицина учреждениеләренең уңай аспектларын атады, проблемаларны һәм 2025 елга бурычларны билгеләде.
Яшел Үзән районы Татарстанда халык саны буенча бишенче урында тора, 169 798 кеше яши, шул исәптән районда – 46 276 (27,3%).
Гомер озынлыгы уртача 71 яшь булыр дип көтелә. Үлем күрсәткече – 13,3 промилле, туучылар буенча – 7,8 промилле.
– Безнең районда үлемнәрнең төп сәбәбен кан әйләнеше системасы, ашкайнату органнары авырулары, тышкы сәбәпләр һәм яман шеш авырулары тәшкил итә, – дип билгели баш табиб. – Бүгенге көндә онкология буенча диспансер исәптә 5 345 кеше тора. Бу – Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең һәр 28нче пациенты. Ике ел элек ул һәр 31нче пациент иде. Әлбәттә, авыруларны ачыклауда диспансеризация үткәрү мөһим роль уйнады.
Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә 387 табиб эшли. 2024 елда табибларны эшкә алу исәбенә аларның саны 30 кешегә арткан, шул исәптән «Земство табибы» программасы буенча – 7, «ТР Хөкүмәте гранты» программасы буенча – 13 табиб. Хәзер югары уку йортларында – 69, ординатурада 16 кеше максатчан белем ала.
Амбулатория-поликлиника хезмәте сменасына 3 меңнән артык кеше кабул итә. Медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләр саны шактый артып, ул 1,0 млн тәшкил иткән.
Тирәнтен диспансерлаштыру, профилактик медицина тикшерүе, диспансер күзәтүе буенча план тулысынча үтәлгән. Яшел Үзән районының 68 предприятиесендә һәм оешмасында сәнәгать диспансеризациясе үткәрелеп, 8323 кеше каралган.
Кураторлык кысаларында 2024 елда районда Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе белгечләре 637 авыл кешесен караган.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар категорияләренә медицина ярдәме күрсәтүгә зур игътибар бирелә.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы кысаларында модульле технология буенча Бишнә һәм Косякау авылларында ФАПлар төзелде, 2нче хирургия корпусы һәм Норлат участок хастаханәсендә капиталь ремонт төгәлләнде.
Баш табиб Рамил Рафиз улы 2025 елга куелган бурычлар арасында үлүчеләр санын киметүне, яңа операцион технологияләр кертүне, профилактик чараларны сыйфатлы башкаруны, медицина кадрларын җәлеп итүне атады.
Владимир Филатов Яшел Үзән медицина бергәлегенә мөрәҗәгать итеп, сәламәтлек саклауның төп бурычларын билгеләде:
– Минздрав алдына ТР Рәисе тарафыннан җитди бурычлар куелды. Бу – иң беренче чиратта, үлем-китемнәрне киметү. Моңа нык игътибар бирергә кирәк. Онкологиядән үлүчеләрнең артуы сагайта. Әгәр без тышкы сәбәпләрдән үлемнәргә тәэсир итә алмасак та, авырулардан үлүләрне киметә алабыз. Диспансеризациягә җаваплы караш таләп ителә. Цифрлаштыру буенча проблемалар бар. Тормыш алга бара, ул иртәме-соңмы җайга салыныр. 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы – МХОдан кайтучылар белән дә нык эшләргә туры киләчәк. Моны аңлап кабул итүегезне сорыйм. Районда медицина системасы эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип таныйм һәм сезгә уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев