«Егерме биш яше күптән түгел тулды гына, ә аның инде ярты башы ак...»
...Мин ана капиталы аркасында аерылышкан гаиләне беләм. Сертификат алганнан соң, назлы һәм күндәм хатын, иренә шартлар куя торган явыз стервага әйләнде.
Яшьләр карт туганнарында яши иде. Башта барысы да канәгать булдылар: әбигә ялгызына күңелсез түгел, ә яшьләргә экономия. Аннары хатын әбигә һәм иренә тавыш күтәрә башлады. Мондый «бәйдән ычкыну»ларын ул, инде аерым яшәргә кирәклеге белән аңлатты.
Ана капиталы алып, үзләренә торак юнәтү өчен, икенче бала табарга карар иттеләр. Ул тугач, хатын социаль фондтан материаль ярдәм һәм кирәк-яракка дип ана капиталының бер өлешен алды. Кияүгә чыкканчы ул эшкә урнашып өлгермәгән иде һәм бер генә тапкыр да хезмәт хакы алып карамады. Шуңа күрә, әлеге суммалар аның өчен бик зур булып тоелды.
Соңрак ире дә фирмадан материаль ярдәм алды. Ул барлык акчаларны ипотекага беренче взнос итеп сакларга тәкъдим итте. Әмма хатыны иренең акчасын урталай бүлеп, яшереп куйды һәм үзенекеләрне беркем белән дә бүлешергә җыенмавын, планнары турында хисап тотмаячагын әйтте. Бер карасаң, ул хаклы да кебек.
Бер көнне ире моңа: «Әйдә, хыялланабыз! Син кайда яшәргә теләр идең: фатирдамы әллә өйдәме?» Хатыны мондый темага сөйләшергә бик теләп риза була һәм чәчәкләр утыртырга алгы бакчасы да булган өй алсак, яхшы булыр иде, ди.
Ир алга таба фикерли башлый: ә алар нинди суммага өмет итә ала? Ипотекага беренче взноска аның әти-әниләре бирергә риза, плюс ана капиталы. Бу урында хатын ирен бүлә: «Ә синең минем ана капиталында ни эшең һәм нинди катнашың бар? Кем соң син шуның кадәр?» Ире аңа: «Без бит бер гаилә, мин уртак балаларыбызның әтисе, димәк, барлык мәсьәләләрне аңлашып, уртага салып хәл итәргә кирәк. Мин әлегә гади хезмәткәр һәм бер ел эчендә миллионнар эшли алмыйм», – дип җавап бирә. Хатыны моңа каршы: «Минем сертификаттагы кадәр акчаны үзең тап. Хет бурычка ал, хет урла. Минем анда эшем юк», – ди.
Закон буенча хатын иреннән, ир хатыннан ышанычнамә язуыннан башка килешү төзи алмый. Димәк, финанс эшчәнлеген гаиләсеннән яшерү мөмкин түгел. Ышанычнамә өч мең сумнар тора. Әгәр дә банк хезмәткәре һәр хәрефкә бәйләнә башласа – 10 меңгә дә төшәргә мөмкин. Ә аерылышу өчен дәүләт пошлинасы – 400 сум гына тора. Менә шундый аерма аркасында кайбер гаиләләр ялган аерылышуга бара да инде.
Ә минем әлеге таныш хатын чынлап торып аерылышырга уйлады. Сертификат алды. Инде фатир аласы һәм үзенә рәсмиләштерәсе генә калды.
Алга таба ул инде аерылган иренә шартлар куя башлады. «Мин синең белән яшәргә риза, әмма фәлән кадәр акча түләсәң генә», – диде. Хәйләкәр кызның егетне бала табу һәм ана капиталын алу өчен генә куллануы, әлбәттә, аяныч. Каяндыр, бер ирдән өч бала табучыларга зур акчалар түләнәчәге турында яңа ниндидер закон чыгарырга уйлаулары турында ишеткән. Бер көнне әйтә: «Әгәр дә, дөрес сүз булып, шундый закон чыкса, ирем белән кабат дуслашачакмын», – димәсенме!
Бер көнне ирен күрдем, егерме биш яше күптән түгел тулды гына, ә аның инде ярты башы ак! Әгәр дә хатыны белән кабат яши башласа, күрәчәкләре алда әле, мескеннең. Үземнең дә улым бар, шундый әтрәк-әләм кызлардан Ходай сакласын! Мин моны бераз гыйбрәт булсын, дип язуым. Хәзер кызлар бик чая, улыма да гел тукып торам, авызың ачып йөрмә, күзеңне ач, дим. Аннары, тәртипле, акыллы егетләргә, нигәдер, менә шундый хатыннар эләгә. Һәркайсыбыз баласына бәхет тели, теләкләребез кабул булсын, акча-байлык дип күзләре тонган кызлар безнең гаиләләрдән читтә йөрсен, менә шул.
Рушания К.
Яшел Үзән
Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев