Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

«Эчү мөмкинлеге булмасын өчен, мине машина бәрдерүен теләдем» (тормыштан)

Беренче тапкыр 18 яшемдә эчтем. Бу – мине армиягә озату киче иде.

–  Төзелеш гаскәрләрендә хезмәт иттем, анда эчүне дәвам иттем. Наркотиклар кулланып карадым, ошамады, нәтиҗәне озак көттем, алкоголь белән азатлык һәм җиңеллек тизрәк килде. Исереклек көчле, акыллы, матур сөйләмле итә иде. Армиядән кайткач, Чаллы институтында инженер-машина төзүчегә укып чыктым. Эштә цех начальнигына кадәр үстем, 100 хезмәткәр өчен җаваплы идем.

Башта бәйрәмнәрдә эчтем, аннары хезмәт хакы көнендә, аннан һәр җомга көнне эчә башладым. Эчү шимбә һәм якшәмбе көннәренә дә күчә иде. Көн саен эчә башладым, эш урынында да эчтем. Көн саен 1 литр көчле исерткеч эчемлек эчә идем.

Еш кына өйгә канлы куллар белән кайта идем. Бу минем каным түгеллеген аңлый идем, ләкин кемнеке икәнен хәтерләми идем. Исерек килеш ярсып китә идем, теләсә нинди кыек карашка бәйләнә башладым. Көчем бар минем, элек кул сугышы белән шөгыльләнә идем. Хатынны өйдән чыгарып җибәреп, улымны каеш белән тәрбияләргә тырыша идем. Гаиләгә тыныч яшәргә комачауламас өчен, өйдән – бомжлыкка яки монастырьга китәргә теләгән чаклар да булды.

Җан әрни башлады, өметсезлеккә бирелдем, эчә дә алмыйм, эчмичә дә түзә алмадым. Эчү мөмкинлеге булмасын өчен, мине машина бәрдерүен яки инвалид калуымны теләдем. Шул ук вакытта, машина бәрдерүеннән куркып, юлны чыкканда, як-ягыма карап чыга идем.

Берничә тапкыр «кодировка»га барган булды, шулай ук янәдән эчүләр дә булды. Әнием минем ахырга кадәр савыгуыма ышанды. Аннан реабилитация үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Анда аноним алкоголиклар турында белдем. Анда мин кешеләрнең эчмичә генә күңел ачуларын, биюләрен күрдем. Башта ышанмадым. Менә хәзер инде 11 ел эчмим.

Марат, 51 яшь, машина төзүче инженер

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев