Эчкерсез туганлык – бәхет ул
...Редакция хезмәткәрләренә зур сәламнәремне юллыйм, саулармысез, кызлар!
«Яшел Үзән»ебезнең яңа елдан соң басыла башлаган хәзерге рәвеше бик тә ошый, кызыклы язмаларга бай, укырга әйбер күп. Хатлар бүлеген дә үз иттем әле һәм менә кулыма ручка тотып, язмышымның бер өлеше белән уртаклашырга булдым, тик исемнәрне үзгәртәм, ачуланмассыз...
Безнең сеңлем белән яшь аралары аз, 1,3 ел гына. Мактанып әйтүем түгел, икебез дә тупырдап торган матурлар, акыллылар идек. Мин, Әминә, бөтен җирдә үз сүземне әйтә, бөтен җиргә кысыла торган чая кыз, ә сеңлем Динә – кыюсызрак, тыныч, бик аралашырга яратмый, җитди һәм уйлап эш итүчән.
Үсеп җиттек, кем әйтмешли, пешеп өлгердек, егетләр күз салырлык, зифа буйлы, чибәр кызларга әверелдек. Туганыбызның туган көнендә Әхмәт исемле егет белән таныштык. Ул мине озатып йөри башлады. Динә дә озак тормый, миңа егете барлыгын әйтте, мин әлбәттә шатландым, чөнки минем бар, аның юк – әллә ничек кенә иде, без гел бергә булырга өйрәнгән, ә хәзер мин Әхмәт янына чыкканда, ул берүзе кала. Әмма егете барлыкка килгәч тә, икебез төрле вакытта очрашуга чыга идек. Биш-алты айлап үткәч, Динә бөтенләй чыкмый башлады, араларыбыз өзелде, диде һәм моны әйткәндә моңсу күзләрен читкә алды. Әхмәт белән без гаилә кордык, бик матур гомер кичердек. Озак еллар узгач кына, ул яшь чакларыбызны искә алып, кызык итеп түбәндәгеләрне сөйләде. Ә мин нишләргә дә белмичә тыңлап утырдым. Ирем белән без бер-беребезгә насыйп ярлар икәнлегебезне, яратышып яшәгәнебезне белсәм дә, ул вакытта сеңлемнең нинди күңел газаплары кичергәнен уйлап, йөрәгем сыкрады. Ә хәл менә болай булган.
Әхмәт теге туган көндә танышканнан соң безнең икебез артыннан да йөргән, кайсыбызны сайларга белмәгән: икебез дә чибәр, акыллы, һәрберебезнең үзенә генә хас, тартып тора торган холкы бар. Динәдә аңа озын кара толымнар һәм коңгырт күзләр – тышкы матурлыгы ошаган, тик сеңлем аның янында үзен бик оялчан тоткан, гел Әхмәт сөйләгән, ә Динә аңа гашыйк күзләрен тутырып карап, тыңлаган гына.
Ә минем белән боларның киресе: чая, бөтен дөнья гайбәтләреннән хабәрдар такылдык белән кызык, чибәрлегем белән сеңлемнән калышсам да, бизәнү әйберләрен куллана идем – болар барысы да Әхмәтне үзенә тартып торган. Икебезне дә ошатканлыктан, кайсыбызны сайларга да белмәгән.
Бу бәладән аны Динә коткарган булып чыкты. Ул безнең икебезне паркта күргән һәм Әхмәт белән арасын өзгән. Ә мин бит аның егете белән (хәзер белүемчә Әхмәт булып чыкты инде) ташлашкач ничек күңелсезләнеп йөрүен, төннәрен өзгәләнеп елаганын, үземнең аны тынычландырганымны бик яхшы хәтерлим. Шулай яраткач, нигә араларыгызны өздең соң, дуслашыгыз, нигә тилмерәсең, диюемә каршы аның: «Әйе, яратам, шуңа күрә аңа бәхет телим, чөнки минем белән аның үзен бәхетле тоймавын аңладым», дип җавап бирүе бүгенгедәй хәтердә. Нинди зирәк адым ясаган шул вакытта сеңлем! Әгәр дә безнең арага кереп, Әхмәтне үзенеке иткән булса, өчебез дә бәхетсез булыр идек. Үзенә никадәр генә кыен булуына карамастан, туганы – мине бәхетле итү ягын сайлаган.
Аңарда чын ярату түгел, яшьлек мавыгуы гына булганын ул үз тиңен, пар канатын очраткач ук аңлагандыр дип беләм. Чөнки алар да ире белән, безнең кебек үк, аңлашып, яратышып, бик матур яшиләр. Сокланып туймаслык. Хәзер инде оныклар сөябез, шөкер.
Әхмәтнең сөйләгәннәреннән соң, шалтыратып сеңлемә рәхмәт әйттем, яшь чакларны искә алып, озак кына гәпләшеп алдык, көлештек.
Менә шуны язасым килгән иде, рәхәт булып китте сезгә дә сөйләгәч.
Сәлам белән, Яшел Үзәннән Әминә апагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев