Эчмәсәк тә, белеп торыйк
Алкогольне түбәндәге ризык лар белән кулланыр га ярамый.
- Шоколад. Коньякны шоколад белән кабып эчү шактый киң таралган гадәт. Әмма мондый кәеф-сафадан ашказаны асты бизе иза чигә.
- Помидор. Ашказаны стенасына ярсыткыч тәэсир итә.
- Кофе. Алкоголь кан та мыр ларын киңәйтә, ә кофеин кыса.
- Энергетик эчемлекләр. Гипертониядән инсультка кадәр китерергә мөмкин.
- Маринадлар. Каты алкогольле эчемлекләрне тоз ланган ризыклар белән кулланырга киңәш ителми, чөнки алар алкоголь таркалу процессын тоткарлый. Бөерләр һәм бавырга бик авырга туры килә.
- Кыздырылган ит. Майлы кыздырылган ит белән алкоголь катнашмасы ашказаны, үт куыгы һәм бавырга икеләтә йөкләнеш бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев