Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Эчү белән эчмәүнең аермасы күп

Алкоголь – куллану рөхсәт ителгән көчле наркотик. Фән күзлегеннән караганда алкогольнең зыянсыз дозасы юк. Ул һәр очракта да сә ламәтлеккә тискәре йогынты ясый.

Йөрәк-кан тамырлары, бавыр, артык авырлык, баш мие эшчәнлегенең начараюы – болар эчкечедә була торган иң күзгә ташланган проблемалар.
Галимнәр алкогольнең гомер озынлыгын да киметүен ачыклаган. Атнасына 350 мл спиртлы эчемлек кулланучыларның гомере 4,5 елга кыскара икән.

Эчүне ташлаучылардагы үзгәрешләр:

  1. Баш мие эшчәнлеге яхшыра һәм баш авыртуы юкка чыга.
  2. Салырга яратучыларда була торган рак авыруы төрләре килеп чыгу куркынычы кими.
  3. Йөрәк-кан тамырлары авырулары азрак борчый.
  4. Нерв системасы эш чәнлеге яхшыра.
  5. Бавыр авырулары (цирроз, рак) куркынычы күпкә кими.
  6. Организмның гомуми халәте яхшыра. Алкогольне организм агу буларак кабул итә һәм аның белән көрәшүгә бөтен резервларын эшкә җигә. Даими шундый көрәш организмны тулаем эштән чыгара.

Болар алкогольдән баш тартуның уңай нәтиҗәләренең бик аз исемлеге. Чынлыкта, алкогольле эчемлекләр куллану аркасында 60 төрле авыру барлыкка килергә мөмкин һәм шуны эчү 200 төр авыруның көчәюенә сәбәп була ала. Ягъни, спиртлы эчемлекләрдән баш тартып, без сәламәтлегебезне гарантия ле рәвештә яхшыр табыз.

Алкоголь организмнан озак чыга

  • Этанол калдыклары каннан 2-3 көндә чыга;
  • Нерв системасы атна дәвамында нормага килә;
  • Баш мие спирт калдык ларыннан чистарсын өчен 3 атна кирәк (күпме эчүгә карап – 6 атнага сузылырга мөмкин);
  • Этанол калдыкларын чыгарып бетерү өчен бавыр га 2-3 ай таләп ителә.

Алкогольдән баш тарту – үз сәламәтлегеңне озак вакытка инвестицияләү дигән сүз. Ташларга беркайчан да соң түгел – хәтта еллар узгач та. Кеше организмы алкогольне озак кулланганнан соң да өлешчә тернәкләнә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев