Дзержинский урамындагы йортта янгын чыккан
13 – 19 гыйнварда янгын сүндерү хезмәтенә 7 чакыру килгән.
Шуларның 1се ялган булган. 2 янгын очрагы теркәлгән.
Шәһәрнең Дзержинский урамындагы йорт эчендә янгын электр счетчигыннан чыккан. Нәтиҗәдә, стеналарга зыян килгән. Сәбәбе – электр җиһазын монтажлау кагыйдәсен бозу.
М-7 трассасының 744нче чакрымында «Ситрак» йөк автомобилендә янгын системасы, механизмнарының төзексезлегеннән чыккан дигән якынча нәтиҗә ясалган. Бу очракта машинаның кабинасына зыян килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев