Дөреслек юк икән
Улым авариягә очрап инвалид калды
Улымның авариягә очрап инвалид калуында гаепле егеткә суд булыр алдыннан, аның гаиләсенең берни дә булмагандай кыланып, көлеп-шаярып утыруы – аларның судны сатып алган һәм нинди карар чыгарылачагын алдан ук белеп торуларын белгертеп тора бит инде. Төрмәгә утыртасы урынга ике ел “условно” бирделәр! Авылда хөрмәтле гаилә, әйтмим, әмма байлык, акча белән генә барлык ишекләрне ачып яшәп булмас, вөҗдан дигән нәрсә дә бар бит әле. Гаепле икәнеңне, синең аркада берәүнең газапланып яшәвен һәм үзеңнең түләп кенә судан коры чыгуыңны белеп торып тыныч йоклап һәм яшәп буламы икән?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев