Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Догалы эш тиз башкарыла

Мирныйда яңа мәчет төзелеше тулы көченә бара, күрми-белми читтә калмагыз.

Аллаһ Тәгаләнең җирдәге йортлары – мәчетләр төзү саваплы гамәлләрдән санала. Һәм аларны гомер-гомергә уртак көч белән торгызганнар. Шуңа күрә кайда да булса иман йорты төзелә икән, аның эшендә катнашып калу өчен бөтен тырышлыкны куярга кирәк. Төзелеш эшләре барганда финанс ярдәме генә димәгән, башка төрлесе дә бик урынлы.

Сүзебез Яшел Үзәннең Мирный бистәсендә шәһәргә керә торган юл өстендә, каенлыкта төзелеп килә торган мәчет турында. Әйе, сүз дә юк, бина искиткеч тиз күтәрелә. Эшләрнең бер генә минут та тукталып торганы юк. Бүгенге көндә кирпеч эшләре тәмамланып, бина тышкы яктан төзелеп беткән, манарасын да күтәреп киләләр. Барысы да шулай уңышлы барса, август айларында нурлы ай манарага менеп урнашыр. Анысына бернинди шик юк.
Әлеге иман йорты төзелешенең төп һәм бердәнбер инвесторы – районда барыбызга да яхшы таныш булган иганәче, шәхси эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин. Шәһәребез өчен тарихи вакыйга буларак, киләчәктә аның күркәм бер бизәге булачак бу йортның төзелеше беркемне дә битараф калдыра алмый. Шәһәргә аяк басканда ук мәһабәт мәчет каршы алу нинди күңелле. Урыны бик уңышлы сайланган. Урын дигәннән, анысы да җиңел генә булмаган.
– Мәчет төзү нияте миндә 1995 елда ук туган иде. Әмма урын алу бик авыр булды. Хәзерге шәһәр мэры Михаил Афанасьевка рәхмәтем бик зур, ул кире бормады. Урыны рәсми бирелүгә документациясен дә эшләдек, проекты да төзелде, «Әл-Әнгам» җәмгыятен оештырып җибәрдек.
(Язманы тулысынча газетабызның 45нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев