Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Добрый» атлы Андрей

Махсус хәрби операциягә Андрей Николаев узган җәйдә үз теләге белән «доброволец» булып китә һәм көзгә яраланып кайта

Язмабыз герое бик кызык­лы һәм шул ук вакытта позывное («Добрый») кебек үк ачык йөзле һәм тыйнак кеше булып чыкты. Шуңа «ротные» да аңардан: «Ни өчен Добрый?» – дип сораган да инде. Чөнки «добрый» и все! Аңа аны Яшел Үзән психоневрология интернатында ук таккан булганнар. Пациентларыңның шундый исем кушуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Ә менә ул сугыш йөзенә туры киләме?
Андрейга, әйе...


Хәрби операциягә йөрәк чакыруы буенча
Андрей Николаев шундый юл сайлавын әле дөнья күрергә өлгермәгән яшьләргә тынычлыкта яшәр өчен мөмкинлек бирергә теләве белән аңлата.

– Анда минем кебекләр күп. Миңа хәзер 52 яшь, азмы-күпме тәҗрибә тупланган, дөнья күргән, – дип сөйли ул. – Безне хәрби хәрәкәтләргә дә озак әзерләргә кирәкми. 3 көн өйрәттеләр дә, Херсон өлкәсе юнәлешендә урнаштыр­дылар. Отрядыбыз «Барс-20» исеме астында иде. Әмма бер ай ярымнан, кызганычка, яраландым. Тәнемдә әле дә кыйпылчыклар йөртәм. Аллаһка шөкер, аяк-куллар исән. Хәзер хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар өчен махсус фонд төзелгәч, катлаулы мәсьәләләрне комплекслы хәл итә башладылар. Без киткәндә күп нәрсә җайга салынмаган, билгесезлек хөкем сөрә иде. Хәзер безнең кебекләрне контрактниклар белән тигезләгәч барысы да шул көненнән үк җиңеләйде. Ветеран кенәгәсен дә бер елдан соң гына ала алдым. Аның белән хәзер дәваханәләргә эләгү җиңеләячәк. Кая барсаң да шул «корочка» кирәк.

Машинист булырга хыялланган
Яшел Үзәндә туып үскән Андрей Николаев, 10нчы мәктәпне тәмамлаганнан соң, һәр ир-егет кебек армия хезмәтенә алына. Ул вакытта, гадәттә, яшьләр алдында армиягә бару-бармау мәсьәләсе тормый. Куйбышевта (хәзер Самара) учебка узганнан соң йөк машинасын йөртә. Армиядән кайткач фанера заводында да, милициядә дә эшләп өлгерә. Аннан соң 3 елга контракт төзеп Таҗикстанга хәрби хезмәткә китә, әмма 8 айдан әнисе авырып китү сәбәпле, кайтырга туры килә. Беренче никахтан улы бар, аңа хәзер 29 яшь. Икенче тормыш иптәше Венера белән матур гаилә корганнар. Монда шәһәрдә йортлары тузган торак программасы буенча сүтелгәч, Залесныйда –«Салават күпере»ндә ипотекага фатир алганнар. Хәзер шәһәр белән ике арада йөрергә туры килә.

Хезмәте четрекле – психоневрология интернатында санитар ул. Биредә контингент бик үзенчәлекле. Кайчан «добрый» булырга, кайчан тагын кемдер... Кемгә – кәнфит, кемгә прәннек дигәндәй.

«Эшли башлагач, качасы килде, кошмар иде. Үз кухнясы, авыру кешеләре һәм һәрберсенең үз характеры бар. Әмма көч кулланырга ярамый, бары «лас­ка» белән генә», – дип ачып сала һөнәри серләрен язмабыз герое.

Андрей балачактан ук теп­ловоз машинисты булырга хыялланган. Ничектер бу һөнәрне үзләштерергә, укыр­га җай гына чыкмаган. Тепловоз исләреннән хәзер дә исерә, һаман ярата. Хәтта проводник булып эшләп караганы булган.

Сугыш куркуларсыз булмый

– Беренче көннәрне курку булмады дип әйтә алмыйм, – дип сүзен дәвам итә безнең герой. – Ансыз сугыш була алмый. Билгесезлек алдында бит син башта, атышларга күнегергә, саклана белергә, һөҗүмгә дә әзер торырга кирәк. Анда оборонада да тордык, наступлениеләрдә дә булдык. Стрелок идем, штурмовик та дип йөртәләр аны, ягъни аерым төр корал белән эш итәсең. Окоп-блиндажлар «рәхәтен» дә күрдек. Мин башта ефрейтор идем, аннан соң бүлек командиры итеп билгеләндем, минем карамакта 7 кеше иде. Командирым – Менделеевск шәһәреннән Марат, үз вакытында Чечняны да узган, «Вагнер»га китеп караган, тагын кире монда килгән. Ул безне бик күп нәрсәгә, очкан миналарны тавыш буенча аерырга, «ишетә» белергә өйрәтте. Шундый бәрелеш­ләрнең берсендә дошман сан буенча бездән күбрәк иде. Шунда яраландым да инде мин.

Польша минасына эләктем, алар тавышсыз оча. Ә башкалары сызгырып килә, качып калу ягын эзлисең. Нәрсә була, шунда башыңны тыгасың: пычракмы ул, күлдәвекме. Шул Польша миналарына күпләр эләгеп харап була инде. Мин командирыбыз Марат аркасында гына исән калдым. Аннан инде сугыш кырыннан чыгардылар, госпитальләрдә яттым. Ә Марат белән элемтәне тотарга тырышам. Әмма соңгы вакытта ул ишетелми, мөгаен тагын киткәндер. Ә анда телефоннан файдаланмаска тырыша идек. Кайберәүләр кнопкалы телефонга Украина симкасы куеп йөрде. Мин үзем аны Ростовта ук калдырдым. Чөнки телефон буенча дошман сине тиз таба һәм һөҗүмгә тота. Башкаларны куркыныч астына куярга ярамый. Украина сугышчыларында кешелеклелек дигән сыйфатның әсәре дә юк. Син аларга атып торасың, ә алар «долбанутый» кебек «кайф» астында каршыңа килә бирә. Халкы да икейөзле – алдыңда исәнлек бирергә, артыңнан атарга мөмкин. Мин яраланып госпитальгә эләккәч, ротация булу сәбәп­ле, безнең ротага алмашка икенчесе килә, алар интернат-мәктәп бинасында урнаша. Нәтиҗәдә аны «Хаймерс» белән һөҗүмгә тоталар һәм аннан хәрәбәләр генә кала...
 

«Ялга барып кайтам да, тагын китәм»

Минекеләрнең күбесе хәзер шунда. Гаиләм белән җылы якка ялга барып кайтабыз да, тагын китәргә планлаштырам, – дип сүзен дәвам итә Андрей Николаев. – Җитәр, кунак булдык! Анда безне көтәләр. Илгә шундый куркыныч янаганда монда кала алмыйм. Үзем – монда, күңелем анда минем. Ә без, һичшиксез, җиңәчәкбез!

«Добрый» җиңеп һәм исән-сау кайтачагына ышана. Иминлек алар кулы һәм батырлыгы белән коела. Киләчәк буын әле аларга рәхмәтләрне күп әйтер. Монысына иманыбыз камил.

Андрей Николаевның махсус хәрби операциядә катнашкан өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнүе, аны аңа үзебезнең Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның тапшыруы турында да беләбез. Аның күкрәген әле бер генә медаль бизәмәс. Барысы да алда. Тик без тынычлыкның тизрәк урнашуын бик телибез. Аңардан да кадерле нәрсә бар?!

Узнайте больше о службе по контракту в рядах ВС РФ, а также премиях, льготах и выплатах на: heroes-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев