Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дөнья чемпионатына әзерләнгәндә

Футбол буенча дөнья чемпионатына билетларны законсыз саткан өчен административ җаваплылык каралган.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин безгә аңлатуынча, 2018 елның 5 февралендәге Федераль закон белән Россия Федерациясе Кодексына FIFA килешүеннән яисә уполномоченныйлардан башка 2018 ел  FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты  матчларына  билет саткан өчен административ җавап­лылыкны  караган  аерым маддәләр кертелгән.
Җаваплылык шулай ук билет алуга хокук биргән документларны саткан һәм билгеләнгән билет бәясен үзгәрткән өчен дә каралган.
Гражданнар өчен штраф билет бәясенең 20дән алып 35 тапкырга кадәр  күләмендә билгеләнә ала, әмма ул 50 мең сумнан ким булмаска тиеш. Вазифадагы затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә килгәндә, ул билет бәясенең 25тән алып 30 тапкырга кадәр күләмендә булып, 150 мең сумнан ким булмаска  тиеш. Юридик затка 500 мең сумнан алып 1 млн  сумга кадәр.  Альтернатив җәза – 90 тәүлеккә кадәр аның эшчәнлеген туктату.
Ялган билетлар саткан өчен  административ җәза тагын да катырак, юридик затка штраф  1,5 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Әлеге үзгәрешләр 2018 елның 16 февраленнән гамәлгә кертелгән инде.     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футбол FIFA 2018 чемпионат мира