Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дмитрий Рогозин: «Без сезнең эштән канәгать»

А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 22160 проектындагы патруль корабле сериясендә алтынчы корабльгә нигез салу тантанасы булды.

Әлеге вакыйгада мәртәбәле кунак­лардан РФ Премьер-министры урынбасары Дмитрий Рогозин, РФ Оборона министры  урынбасары Юрий Борисов һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Николай Сипягин»  исеме астындагы  бу судно диңгез икътисади зонасын саклау, контрабанда һәм террорчылык эшчәнлеген булдырмау өчен каралган.
Россия корабль төзүчеләрдән илебезне ышанычлы саклый ала торган суднолар көтә, дип билгеләде  үзенең чыгышында Дмитрий Рогозин. Аның сүзләренә караганда, патруль корабле террорчылыкка каршы көрәштә һәм флотны ныгытуда иң җитди бурычлар куя.
– Бу бик уникаль, югары маневрлы, һәм «үткен тешле» корабль. Шундый корабны сез төзисез!, – дип ассызык­лады РФ Хөкүмәте  Рәисе урынбасары.
Рөстәм Миңнеханов  Яшел Үзән уңышының турыдан-туры  Горький заводына бәйле булуын билгеләде.  Татарстан Президенты заводны заказлар белән тәэмин иткән өчен федераль Хөкүмәткә һәм РФ Оборона министрлыгына рәхмәт белдерде.
– Зур рәхмәт! Заказлар булганга күрә завод үсеп кенә калмый, ә чәчәк ата һәм киләчәккә тагын да зуррак планнар кора. Завод коллективына  рәхмәтемне җиткерәм һәм уңышлар телим. Республика  сезгә ярдәм итеп торачак, – диде ул.
Бу тантанада РФ Оборона министры урынбасары Яшел Үзән заводында  төзелгән  хәрби корабларның  Сирия­дәге сугышта да үзләрен яхшы яктан күрсәтүе турында билгеләп узды.

Тулырак материал газетаның чәршәмбе санында.

Илсөя Завилейская фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский завод имени А.М.Горького закладка корабля