Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәүләт Думасы мәктәп укучыларына 10 мең сум һәм больничныйларга 100% түләү турындагы төзәтмәләрне раслады

Төзәтмәләрнең берсе 2021 елның 1 сентябреннән башлап җиде яшькә кадәрге бала карау буенча больничныйга хезмәт хакының 100% ын да кертеп түли.

Икенче төзәтмә нигезендә, сигез яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләргә 1 июльдән төбәктә балалар яшәү минимумының яртысы күләмендә (ил буенча уртача 5650 сум) ай саен түләүләр билгеләнәчәк.

Өченче төзәтмә белән, 1 июльдән йөкле булу сәбәпле медицина оешмаларында учетка баскан һәм авыр матди хәлдә калган хатын-кызларга айлык пособие кертелә. Мондый түләүләрнең суммасы аена уртача 6350 сум булыр дип планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июленнән 17 августына кадәр мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата ярдәм алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев