Дәүләт Думасы, билеты булмаган балаларны транспорттан төшерүне тыйды
Дәүләт Думасы җәмәгать транспортыннан билетсыз балаларны төшерүне тыя торган закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Сүз, өлкәннәрдән башка йөрүче 16 яшькәчә пассажирлар турында бара. Әгәр бала янында балигъ булган юлдашы булса, аларга икәүләшеп якындагы тукталышта транспорттан төшәргә туры киләчәк.
Төзәтмәләр, автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставына кертеләчәк.
Әлеге закон проекты хөкүмәт тарафыннан, берничә резонанслы гадәттән тыш хәлдән соң әзерләнгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев