Дәүләт автоинспекциясе транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итә башлады
2020 елның 12 маеннан Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе, машина йөртүчелеккә кандидатлардан, шул исәптән, элек административ хокук бозулар өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затлардан, имтиханнар кабул итү эшен башлады.
Мөрәҗәгать итүчеләрне машина йөртү таныклыкларын бирү/алмаштыруга кабул итү элеккеге режимда - Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша алдан язылу буенча оештырылган.
Дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә санитар-эпидемиологик нормаларны тәэмин итү буенча барлык чаралар күреләчәк. ЮХИДИ бүлекчәләренә шәхси саклану чараларыннан гына килергә (битлекләр, перчаткалар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев