Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Декрет ялында булучы хатын-кызлар колагына

Яшел Үзәндә декретта булган хатын-кызлар яңадан белем ала һәм квалификация арттыра алачак.

Мондый мөмкинлек өч яшькә кадәр бала карау ялында булган хатын-кызларга бирелә. Яңадан укыту һәм квалификация күтәрү “Өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру” федераль проекты буенча“Демография” милли проекты кысаларында уза, - дип хәбәр ите Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә. Уку өчен яшь әниләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә белем бирүне оештыруга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Эш бирүчеләрдән тәҗрибә яки белем алырга мөмкин. Мондый очракта мәшгульлек хезмәтенә заявканы эш бирүче үзе җибәрә. Билгеләп үтелгәнчә, уку тәмамланганнан соң - агымдагы елның 31 декабренә кадәр хезмәт эшчәнлегенә керешергә кирәк.

Килеп туган сораулар буенча түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Зеленодольск шәһ., Татарстан ур., 1, 3 каб. Белешмәләр өчен телефон: 5-56-91
Бу хакта район советы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев