Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәвалану гомерне озайта

Татарстанда 15 меңнән артык кеше ВИЧ диагнозы белән исәптә тора.

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан  Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире Ләйсән Баһаветдиновага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


-Ләйсән Рамилевна,  планетаны куркытып торган ВИЧ/СПИД эпидемиясе бүгенге көндә нинди тизлек белән тарала? 


-ВИЧ эпидемиясе 40 елдан артык дәвам итә, башка инфекцияләрдән аермалы буларак, ул яшерен рәвештә тарала.  2022 елда дөньяда ВИЧ белән яшәүче кешеләрнең саны 39 миллионга җиткән.  2021 елда Россиядә ВИЧ диагнозы куелган  32 мең кеше вафат булган. Алар уртача 40 яшьлекләр һәм бу инде милләткә, демографиягә ачыктан-ачык яный. 
 Татарстанда ВИЧ-инфекция буенча тотрыклы эпидемиологик хәл күзәтелә. 2023 елның 11 ноябренә  15 401 кеше диспансер исәптә тора. Инфекция йоктыру, башлыча җенси юл белән бара, ул соңгы 10 ел дәвамында республика территориясендә өстенлек итә. Яшел Үзән районында ВИЧ-инфекция рәсми рәвештә 2000 елдан бирле теркәлә. 2023 елның октябренә районда 981 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлде, шуларның 647се исәптә тора. 2023 елның 10 аенда ВИЧ-инфекция диагнозы белән диспансер исәбенә 35 кеше (15 хатын- кыз, 20 ир-ат) алынды, 2022 елның шул чорында - 48 кеше. 65 проценты аны җенси юл белән, 34 проценттан артыгы  наркотикны вена аша ясаганда йоктырган.


-ВИЧ-инфекция нинди авыру ул?


-Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) китереп чыгарган акрын үсеш алган йогышлы авыру.  Еллар дәвамында ул кешене берничек тә борчымаска мөмкин. ВИЧ үрчеп, иммун системасы күзәнәкләренә зарар китерә, нәтиҗәдә аларның саны әкренләп кими. Әгәр дә антиретровирус терапиясе вакытында башланмаса һәм иммун күзәнәкләр саны критик дәрәҗәдән түбән төшсә, СПИД үсеше ихтималы арта. СПИД - иммунитет дефициты синдромы бик авыр авыру, андый пациентларда чагыштырмача сирәк очрый торган оппортунистик инфекцияләр һәм шеш авырулары үсеш ала. Вирус организмга үтеп кергәч, пациент вакытында дәваланмаса,  СПИД стадиясенә кадәр уртача 10 ел уза.  
Бу инфекцияне сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында, зарарланган кан салганда, органнар күчереп утыртканда, гомуми шприцлар, энәләр кулланганда, косметик процедураларда йоктыру куркынычы бар. Шулай итеп, һәркем, җенесенә, яшенә, милләтенә, җенси ориентациясенә, матди байлыгына яки нинди дә булса социаль төркеменә карамастан, ВИЧ йоктыра ала.


-Дәвалану файда китерәме?


- Антиретровирус терапиясе (АРТ) ВИЧ-инфекцияне дәвалау өчен бердәнбер чара. АРТ ВИЧ-инфекцияне тулысынча дәваламаса да,  кешенең гомерен озайта гына түгел, сыйфатын да күтәрә ала. АРТ барлыкка килгәннән бирле, ВИЧ-инфекцияле кешенең гомере  озынлыгы буенча гади кешенең тормышы белән тигезләшкән.
 АРТның инфекция йоктыру куркынычын 96 процентка киметеп, профилактиканың нәтиҗәле чарасы булуы исбатланган. Эффектив  терапия анадан балага йөклелек, бала табу һәм имезү вакытында ВИЧ йоктыруны булдырмаска мөмкинлек бирә. ВИЧ-позитив кешеләр, вируслы супрессия белән, АРТ алсалар, ВИЧ-инфекцияне җенси партнерларына йоктырмый.
 Шулай итеп, ВИЧ-статусы турында мәгълүмат алу, иртә дәвалана башлау ВИЧ-инфекциялеләрнең сәламәтлек торышын яхшырту өчен генә түгел, ә аның  алга таба таралуын кисәтү өчен дә бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев