Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дәваланмау циррозга китерә

24 – 30 июльдә бавыр авыруларын профилактикалау атналыгы

28 июль – Халыкара гепатит көне буларак билгеле
Бу көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан вируслы гепатитлар проблемасы турында хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан оештырыла. Моңа Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге белгече Валерия Феоктистова аңлатма бирә һәм ул газета укучыларыбызга да файдалы булыр дип ышанабыз.


Гепатит – бавыр ялкынсынуы нәтиҗәсендә бавыр күзәнәкләре таркалу ул. Ул күбрәк инфекцияләрдән, алкоголь, майлы ризык кулланудан, агуланудан, шул исәптән дару һәм сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып барудан булырга мөмкин, – дип сүзен башлый Валерия Феоктистова. – Гепатитның иң еш очрый торган сәбәбе – вируслар. Хәзерге вакытта биш гепатит вирусы билгеле, аларның һәрберсе кеше өчен куркыныч тудыра: A, B, C, D һәм E — бөтен дөнья буенча йөзләгән миллион кешегә тәэсир итә, кискен һәм хроник бавыр авыруына китерә һәм ел саен 1,5 миллионга якын кешенең гомерен өзә. Бу очракларның күпчелеге В һәм С парентераль гепатитлары белән бәйле.

Кискен һәм хроник вируслы гепатитны аерып күрсәтәләр. Кискен гепатит – организмның инфекция белән актив көрәшүе, аны организмнан тулысынча алып ташларга тырышуы. Кискен инфекция­ләр гадәттә симптомсыз уза һәм күпчелек очракта тормыш өчен куркыныч авыруга китерми. Барлык кешеләрдә дә инфекция­дән соң тиз арада барлык­ка килә һәм, кагыйдә буларак, ярты елдан артык дәвам итми.
Калган 70 процент очракта В һәм С вируслы гепатитның хроник инфекциясе барлыкка килә. Андый пациентларда еш кына диагноз куелмый, чөнки бавырның җитди зарарлануы белән бәйле икенчел симптомнар барлыкка килгәнче дистә еллар дәвамында ул үзен сиздерми.
Хроник гепатит – бавыр­ның даими ялкынсынуы ул. Әгәр организм кискен формада вирус белән көрәшә алмаса, ул хроник формага күчә (нигездә В һәм С гепатитлары). Күп кенә зарарланучылар үз авырулары турында белми һәм дәваланмый, шулай ук аңсыз рәвештә башка кешеләр өчен вирус чыганагы була ала.

 Әгәр организм җимерелгән бавыр күзәнәкләрен торгызырга өлгерми икән, фиброз барлыкка килә. 

Фиб­розның авыр этабы цирроз дип атала – бавыр яман шеше, нәтиҗәдә зарарланган бавыр үзенең мөһим функцияләрен башкара алмый:

  • чит матдәләрне (аллергеннарны, агуларны, токсиннарны) зарарсызландыруны;
  • организмны глюкоза (тормыш өчен төп энергия чыганагы) белән тәэмин итүне;
  • кайбер витаминнарны саклауны;
  • канны булдыру процессында катнашу, канның куерту һәм куертуга каршы сис­темалары факторларын синтезлауны;
  • майлар алмашуда катнашуны;
  • күп күләмле кан өчен депо ролен үтәүне
  • гормоннар синтезын.

Дөнья әлегә В гепатитыннан аермалы буларак, С гепатиты вирусына каршы вакцина уйлап тапмаган. Бары тик ул дәвалана торган дип игълан ителүе генә бераз тынычландыра. Әле кайчан гына С гепатиты бик начар дәваланган, шуннан соң пациентларның яртысы гына савык­кан.


Вируслы гепатит авыруларын ике юл белән кисәтеп була: шәхси гигие­на, шулай ук билгеле бер куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәм вакцинация.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев