Дәү әниләр хәзер шундый
Мин өч балалы гаиләдә үстем.
Бернинди балалар бакчасына да йөрмәдек, чөнки ул юк иде, өйдә үстек. Безнең тәрбия белән дәү әниебез Сәкинә шөгыльләнде, әти белән әни фермадагы эшләреннән кайтып керә алмый иде. Бу хатымны язганда күңелемә тулган әбиемә булган җылы хатирәләрем, рәхмәтем дога булып барып ирешсен.
Ул төп нигезләрендә яшәп калган әтинең әнисе иде. Бабай үлгәч, әлбәттә инде, безнең белән яшәде, оныкларын карады. Әбиебез шундый тыйнак, тыныч хатын иде. Кечкенә генә пенсия ала һәм аның бөтенесен әти белән әнигә биреп барды. Без өч кыз үсеп җитеп, һөнәр алырга укырга кергәч тә ярдәм итте – пенсиясен өчебезгә бүлеп бирә иде.
Мин юктан гына яраткан дәү әниемне искә алып, язарга утырмадым. Аның без – оныкларына, улы белән килененә –
безнең әти-әниебезгә булган эчкерсез яратуына бүген дә шаккатам. Ул һәрвакытта да безгә ярдәм итәргә тырышты, безнең өчен яшәде. Кайсыбыз да булса авырып китсә, чын күңелдән борчыла, ничек ярдәм итәргә белми, төрле үләннәрдән төнәтмәләр ясый, догалар укый, яныбыздан китми иде.
Гаиләдә мин олысы булсам да, кияүгә иң соңгысы булып чыктым. Сеңелләрем инде әни булды, ә мин әле ялгыз йөрдем. Кем әйтмешли, ак атка атланган патша малаен көттем. Һәм бервакыт ул килде. 2016 елда, булачак ирем утыз сигез, мин утыз биш яшемә җиткәндә, өйләнештек. Икебез дә бала теләдек, чөнки көтәргә вакыт юк, кырыкка якынлашып киләбез. Бер елдан соң беренче улыбыз, аңа яшь ярым вакытта икенчесе туды.
Төпчегебезгә 1,5 яшь тулганчы өйдә утырдым. Аңа өч яшь тулганын көтеп өйдә ятасым килмәде, эшем бик әйбәт, кияүгә чыкканчы карьера баскычы буйлап өскә менә башлаган идем, тагын да югарырак үсәргә теләдем. Тик балаларны урнаштыру белән проблемалар бар, без шәһәр читендә үз йортыбызда яшибез, шәһәрдә фатирыбыз юк. Эшкә машиналарда йөрибез, ә торган җиребездә балалар бакчасы юк. Аларны шәһәргә йөртәсе дә, чит кешеләр кулына да калдырасы килми. Менә шул вакытта яраткан Сәкинә әбиемне искә алдым. Эх, ул исән булса! Тик аның мәңгелеккә киткәненә унбиш ел шул инде. Ирем балаларны карашырга әнисе белән сөйләшергә булды.
Минем каенанам кайчандыр үзләре авылында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Ә бакча ябылгач, квалификациясен алыштырган. Педагогик белеме юк, нибары ун класс бетергән – авылда әле, кадрлар булмаганлыктан, тәрбияче булып эшли алган, ә шәһәр бакчасына алмаганнар, кыскартканнар. Яше дә олы булганлыктан, хастаханәгә санитарка итеп кенә урнашкан. Шунда пенсиягә чыккан һәм берүзенә өйдә утырырга кыен булганга, әле дә эшли. Ирем, әнисе безгә булыша ала дип уйлады да, үгетләргә китте.
Озак ялынырга туры килмәде, каенанам ризалашты. Бер атнадан эшеннән китте дә безгә килде, авылдагы йортын күршеләр караштыргалап тора. Балаларым өчен борчылырлык урын калмады, тыныч күңел белән яраткан эшемә чыктым.
Ниһаять, барысы да үз җаена кайтты – без ирем белән эшлибез, гаиләбезне тәэмин итәбез, әбиләре яшь буынны тәрбияли. Барысы да элеккеге кебек. Ял көннәрендә каенанам ирекле, теләсә –авылга кайта, теләсә шәһәргә барып, кибетләрдә йөри. Шулай итеп бер ай узып та китте. Һәм әбиебез безне шаккатырды. Балалар белән утыра башлавына нәкъ утыз көн булгач, хезмәт хакы сорамасынмы?!
– Ну, нәрсә, җан кисәкләрем, исәп-хисап ясарга вакыт җитте бугай. Бер ай узды, хезмәт хакы түләгез! – диде.
– Әни, син нәрсә, шаяртасыңмы? – дип, исе китеп авызын ерды ирем.
Мин югалып калдым. Ә балаларның дәү әниләре дәвам итте:
– Юк, улым, шаярмыйм. Дулкынланма инде син аның кадәр, тиешлесеннән дә күбрәк сорамыйм. Барысын да исәпләдем: сездә яшәвемне дә, азык-төлекне дә, ял көннәремне дә. Тыйнак кына хисап буенча, сез миңа бу айда унике мең түләргә тиеш.
– Әни, – дип, тыелып кала алмады бу сүзләрдән айный алмаган ирем, – син бит аларның дәү әниләре. Әйтмим, тәрбияләү җиңел түгел, аңлыйм, тик...
– Бу оныкларыма зыян китерми, – дип җаваплады каенанам. – Мин аларны яраттым һәм яратам. Сез дә мине аңлагыз, түләүсез хезмәт – коллык ул. Ялгышмасам, мин сездән китеп, яңадан больницага урнаша алам.
Ирем әнисен акылына килергә өндәп калды, мин үз бүлмәбезгә барып килдем дә, алар янына кухняга кердем.
– Менә, – дидем мин, акчаларны сузып, – әни, ал. Монда төгәл унике мең. Рәхмәт сиңа бик зур. Син дөрес әйтәсең, хезмәт түләнергә тиеш.
Ул төнне ирем белән соң гына йоклап китә алдык. Ул әкрен генә әнисен ачуланды, аны аңламавы турында әйтте, ә мин үземнең, безне эчкерсез яраткан әбием Сәкинәне исемә төшердем. Аның безне тәрбияләвенә хезмәт итеп каравын күз алдыма да китерә алмыйм...
Хәзер күп кенә әбиләр олыгайгач, оныклар килми, дип зарлана. Сезнең тарафтан әбиләрчә ихлас ярату тоеп үсмәгәнгәдер ул, бәлки. Сез аларга нәрсә биргән, алар сезгә шуны кайтара. Борынгыдан килгән тыгыз бәйләнеш чылбырында ул өзеклекне олы буын үзе барлыкка китерә, минемчә.
Газетагызның бер санында «Берничә тамчы зирәклек» рубрикасы астында «арага исәп-хисап керсә, туганлык бетә» кебегрәк фикер бар иде, бик дөрес сүзләр.
Оныкларыгызның «әбием-бабаем» дип өзелеп торуларын теләп, райондашыгыз К.Х.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев