Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дагестанда туып-үскән укытучыны Мәскәү мәктәбеннән эштән алганнар

Дагыстанда туып-үскән мөгаллимә Диана Гасанова, хәзерге вакытта Мәскәүдә яши һәм башкала мәктәпләренең берсендә белем биргән.

Бүген исә ул эшсез. Сәбәбе - Эчке Эшләр министрлыгы мәгълүматлар базасында хата киткән. Аның буенча, 14 еллык педагогик стажы булган укытучының 10 хөкем ителгәнлеге ачыкланган, дип хәбәр итә НТВ. 

Гасанова Дагъстанда туа, ә соңрак Мәскәүгә күченә, биредә мәктәпкә эшкә урнаша. Укытучыларның хезмәт килешүе буенча биш елга бер тапкыр хөкем ителүең булмавы турында алар белешмә бирергә тиеш. Чираттагы мондый тикшерү аркасындв, мөгаллимә үзенең 10 хөкем ителүе хакында белгән. 
Соңрак ачыкланганча, Гасанованы ялган документлардан файдаланып, вакыт-вакыт җинаятьләр кылган рецидивист хатын белән бутаганнар. Паспортларның берсе буенча ул укытучының адашы булып чыга, тик туу датасы һәм урыны гына башка икән. Тегесенең урлау, ялган документлар ясау, наркотиклар һәм агулар җитештерү һәм әйләнеше өчен хөкем ителүе булган. 
Хата булуга карамастан, Гасанованы мәктәптән куганнар. Менә инде өч ел инде ул үзенең бернинди кырын гамәлләр кылмавын исбатларга тырыша, әмма полициядә аны мәгълүматлар базасыннан алып атарга ашыкмыйлар. Хәзерге вакытта педагог суд аша хөкем ителүләр санын уннан икегә кадәр киметә алган. Гасанов сүзләренчә, ул башбаштаклыкны тулысынча юк итмичә, мәктәптәге эшенә кире кайта алмаячак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев