Чын һәм яхшы гаиләнең мәгънәсе нәрсәдә?
Бер гаилә яшәгән. Ир белән хатын алты бала тәрбияли һәм аларның барысы да яхшы ди. Бервакыт, өстәл артында балалар әтиләренннән: – Нигә бер гаилә әйбәт гомер итә, ә икенчеләрендә бар да начар һәм барысы да нидәндер канәгать түгел, әрләшәләр? – дип сораган.
Әтиләре балаларына яратулы караш салган да, колак артын кашып, мин сезгә нәрсәнең ничек икәнен иртәгә сөйләрмен, дигән. Иртән ир гаиләсен елга буена алып киткән. Арбасына алты кечкенә кисмәк һәм алты кәрзин дә куйган. Барып җиткәч тә, кисмәкләрне җиргә утыртып, аларны су белән тутырырга кушкан. Һәрберсенә кәрзин тоттырып, балаларының аның әйткәнен үтәүләрен күзәтә башлаган.
Тегеләре ничек кенә тырышмасын, һич кенә дә барып чыкмый икән. Кәрзин – чиләк түгел, балалар кисмәк янына ничек кенә тизрәк йөгереп килеп җитәргә тырышмасын, сулары комга агып бетә икән. Шулай бушка берникадәр тырышканнан соң, арыган һәм ачулары чыккан балалар әтиләре янына килеп, ул кушканның үтәп булмаслыгын әйткәннәр. Әтиләре белән әниләре бер-беренә карашып алган да, балаларыннан берәр кәрзинне алып, елга янына юнәлгән. Әтиләре кәрзингә су тутырган, ә әниләре, аныкыннан аккан су үзенекенә җыелып барсын өчен, астына тотып барган. Шулай итеп, кәрзиннәрен берсенеке астына икенчесенекен алмаштыра барып, алты кисмәкне дә җиңел генә тутырганнар.
– Ярар, – дигән әтиләре, арыган һәм исләре китеп аларны күзәткән балаларына карап, – әйдәгез өйгә, ашарга!
Алар дәррәү, иртән әзерләп калдырылган ботка көткән өй ягына йөгергән. Тамаклары ачкан балалар, өстәл тирәли утырып, әниләренең табын корганын көткән. Ак җәймәгә хуш исләре бөркелеп торган бер чуен ботка куелган һәм һәрберсенә бик озын саплы зур кашык бирелгән. Балалар ничек кенә тырышса да, андый озын сап аркасында берсе дә авызына туры китерә алмый икән. Барысы да идәнгә коела ди.
– Мондый кашык белән ашау мөмкин түгел! – дип кычкырган иң кечкенәсе, ач булуына ачуы чыгып.
Аңа карап әтисе белән әнисе елмаешкан да, балаларыннан ике кашык алып, берсен берсе ашатырга тотынган. Әлбәттә, аларның килеп чыккан.
– Инде хәзер аңладыгызмы яхшы гаиләнең начарыннан ни белән аерылганын? – дип, балаларына караган әтиләре. – Гаиләдә барлык нәрсә кулга кул тотынышып башкарылганда һәм һәркем үзе өчен түгел, ә башкалар өчен тырышканда – эш тә тизрәк эшләнә, барысы да тук, канәгать һәм бәхетле була. Чын һәм яхшы гаиләнең мәгънәсе менә шунда.
Балалар бер-берсенә карашып, көлешкән һәм шундый аңлаешлы үрнәк күрсәткән өчен әти-әнисенә рәхмәт белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев