Чүт кенә кызлыкка алмадым
...Май башында кечкенәм, биш айлык кызым белән Казанда хастаханәдә ятып чыгарга туры килде. Бронхит иде. Бер көнне күрше палатага өч айлык кызны алып килделәр, берүзен.
Елый инде, сабый, ә шәфкать туташлары аның памперсын алыштыра һәм ашата – гел аның янында утыра алмыйлар бит инде, аңлашыла, алар эштә. Аның тавышын ишетеп, йөрәгем өзгәләнә. Сораштыра, белешә башладым: нигә ялгызы ята биредә, диагнозы нинди. Ул сәп-сәламәт булып чыкты. Бертуктаусыз бала елаганга, күршеләр полиция чакырткан, ишекләрен ватып керсәләр, тегендә бу сабый ялгызы икән. Юньсез әти-әнисе аны калдырып, каядыр чыгып киткән. Кая куйсыннар, бирегә алып килеп тапшырганнар. Ә бала тәрбияләнгән, чиста иде үзе. Вакыйга урынына чакыртылган опека хезмәткәрләре баланың киемнәрен җыеп биргән, алары да сыйфатлы һәм матур. Шундый хәлләр булгалый икән. Тиешле органнар хәлне ачыклаганчы, ике-өч атна балалар шулай хастаханәдә тәрбияләнә икән, «под присмотром». Алар белән сюсю-мюсю килеп торырга биредә эшләүчеләрнең вакытлары юк, вакытында юындырып, асларын-өсләрен алыштыралар, ашаталар.
Тагын елаганын ишеттем дә, медперсонал күрмәгәндә шул палатага киттем. Кызчыкны кулыма алдым, ул шунда ук тынычланды. Халат төймәсен эләктереп алып, тарткалый башлады. Ә минем тәнем буйлап ниндидер калтырау узды. Башыма суккандай, кызганудан, чак кына күкрәгемне каптырмадым, әниләр инстинкты уянгандыр инде, әле үземнекен дә имезәм бит. Күзләремә яшьләр тулып, үземне тыеп калдым. Шәфкать туташлары үземне тотканчы, шулай яшертен генә аның янына кереп йөри башладым: кулыма алам, назлыйм. Әрләделәр инде. «Акылдан шаштың чтоли, авыру балаң яныннан сәламәт бала янына йөрисең! Ияртсәң?! Без җавап бирәсе аннары!» – дип.
Больницада кызымны дәвалап яткан вакыт эчендә мин ул балага шундый йөрәгем белән бәйләндем, тыюларына карамастан, качып кына барыбер янына йөрдем, берничә тапкыр имездем дә. И, аның йотлыгып, авызын чапылдатып имүләре... Сабыйга берникадәр булса да бәхет бирдем дип уйлыйм, үкенмим. Чит балага уянган яратуымнан йөрәгем ярылырга җитеште, үземнән үзем мондый нәрсәне көтмәгән идем. Хәлне телефон аша иремә сөйлим, үзем елыйм юләр кебек: «Әгәр дә якыннары табылмаса, йә әти-әнисен хокукларыннан мәхрүм итсәләр, әйдә алыйк аны үзебезгә, ә? Тагын бер кызыбыз булсын, ә?» – кебек ялварулар яудырам. Ирем, әлбәттә, шатланып сикеренмәде инде, мине тагын да елатмас өчен кискен «юк» та димәде. Безнең бит әле, биш айлыгыннан башка, 3 яшьлек кызыбыз да бар.
Мин үземнекен тукыйм, киемнәр, калган кирәк-яраклар безнең бар, ике кечкенәне бергә утыртырга игезәкләр коляскасы гына алырга кирәк була, дип планнар корам...
Аннары без терелеп, өебезгә кайттык. Больницага берничә тапкыр шалтыратып, теге кызчык турында белештем: әти-әнисе табылганмы, балалар йортына озаталармы? Әлегә шунда ятуын, ул хәлнең тиз генә эшләнмәвен әйттеләр. Тагын берничә көннән шалтыраткач, миңа башка бернәрсә дә әйтергә теләмәделәр: «Сез аңа беркем дә түгел, чит кешегә нинди дә булса мәгълүмат бирергә безнең хокук юк, башка шалтыратмагыз!» – диделәр.
Бүтән шалтыратмадым. Күңелем тынычлана башлады, әмма ул бала турында уйлаганда йөрәгем чеметеп куя. Аның барысы да яхшы була күрсен иде, дип телим гел. Күз алдымда тора. Һәр бала аны чын күңелдән яратучы әти-әниле булсын иде!
Сәлам белән, Илүзә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев