Чит кешеләр алдында ирем гел кимсетә
...Әнием эчкече әтием белән гомер итте. Кунакларда аңа шундый ире өчен оят иде, шуңа бөтен җиргә үзе генә йөрергә тырышты. Аңа карап, яшүсмер чактан ук, минем гаиләмдә болай булмаячак, дип карар иттем. Үсеп җиткәч, үземнән ун яшькә олырак интеллигент иргә кияүгә чыктым. Әмма...
Әмма миңа, әниемә кебек үк, аның белән кешеләр арасында оят.
Очрашып йөргәндә үк, аның командовать итәргә яратканлыгын сизгәләдем. Ул миңа очрашуга барганда нәрсә кияргә, аның дуслары янында үземне ничек тотарга кирәклеген өйрәтә иде. Әгәр дә аның кагыйдәләреннән читкә тайпылсам, бөтен кеше алдында замечание ясый. Миңа оят була, әмма аны югалтудан курыктым.
Минем күземә булачак ирем герой булып күренде. Кыяфәте, буй-сыны чибәр, акыллы, яхшы вазифа били. Икебез генә булганда, мин аның янында үземне таш стена артында, ышыкта итеп хис иттем. Әмма әти-әнисенә, яки дусларына кунакка баргач, барысы да кискен үзгәрә. Кайвакытта, ул миннән ояла бугай, дигән уй үтә. Бәлки мин аңардан яшьрәк булгангадыр? Аның барлык дуслары яшьтәшләренә өйләнгән. Андый уйларымны ераккарак кудым да, хатыны булгач, барысы да үзгәрәчәк, дип уйладым. Ул вакытта бит инде мин йөри торган кызы түгел, ә законлы хатыны булам.
Кызганычка, бернәрсә дә үзгәрмәде. Өйдә ул ярыйсы гына кайгыртучан, миңа тавыш күтәрми, тик башкалар янында үзен башкача тота. Мәсәлән, кибеттә касса янында озаграк кабалансам, ул башка сатып алучылардан уңайсызланып та тормыйча, мине «растяпа» дип атый ала. Ничектер пакетның тоткасы өзелеп китте, ул халык алдында юньсезлегемә ишарә ясап, «Маша-растеряша» диде.
Күптән түгел безгә кунакка дусларым килде. Ирем, шаярткан булып: «Ничек аның белән дуслашып була, ул бит надан һәм белдексез», – дип куйды. Әгәр дә ул булмаса, үземнең шундый икәнемне белмәгән дә булыр идем! Барысы да көлде, әмма минем елыйсыларым килде.
Әти-әнисе янында ирем хәтта миңа кычкыра да ала. Аларга фатирларын ремонтларга булыштык, менә шунда үземнең кәкре куллы, әкрен кыймылдаучан һәм ялкау булуымны белдем. Түзеп тора алмадым, еладым. Ирем аннары бик озак миннән гафу үтенде, кәефем юк иде, ә син кул астына эләктең, диде.
Мин бар көчемә тырышам. Чит кешеләр янында, нинди дә булса «глупость» әйтмәс өчен, күпчелек дәшмим. Барысына да ярарга тырышам. Кунаклар килсә, аларны төрле тәмлүшкәләр белән шатландыру өчен, кухнядан чыкмыйм. Әти-әнисе киләсе булса, улларының яхшы хатынга өйләнүен күрсәтү өчен, өйне «ялап» чыгам. Иремнән калышмас өчен «умный» китаплар укыйм, тарихи фильмнар карыйм, хәтта инглиз телен өйрәнергә тотындым. Тик, кызганычка, боларның берсе дә миңа шатлык китерми.
Үземне ирексез хезмәтче итеп тоям, хәтта иремнән курка башладым кебек. Урамда булсынмы, кунактамы, яки кибеттәме – берәр кирәкмәгән нәрсә әйтүдән, эшләүдән куркам. Гел кыяфәтемне тәртиптә тотам.
Дус кызларым миннән еш кына, әгәр дә сиңа аның белән яшәве шулай авыр икән, нигә аерылмыйсың, дип сорый. Дөресен генә әйткәндә, ялгызым калудан куркам. Ике ел ирем белән яшәү дәверендә үземнең юньсез, кәкре куллы, беркатлы, характерсыз булуыма ышана башладым. Ә минем кебек шундый хатын-кызны кем яратсын? Чынлап та, нишләргә икән? Тиздән, иремә ярарга тырышудан, бөтенләй истеричкага әйләнеп бетәм бугай. Бәлки аның үзен берәр ничек үзгәртеп буладыр? Киңәш бирүчеләр булмасмы икән? Аерыласым да килми, болай кимсетелеп яшәргә дә мөмкин түгел...
Ярдәм көтеп калучы райондашыгыз, Наилә К.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
горбатого только могила исправит
0
0