Чир тик ятмый. Вируслы авырулар баш калкыта башлады — нишләргә?
Табиблар вируслы авырулар баш калкыткан көзге чорга бүгеннән үк әзерләнә башларга куша. Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта башлаган инде.
Салкын тию, грипп очракларына да әзер торырга кирәк, ди белгечләр. Көзен ялга җыенучыларга да шул ук сүз. Чемодан белән бергә организмны да алдан әзерләргә кирәк. Эшне нидән башларга?
Гриппка да әзер тор
Бу көннәрдә Татарстанда ковид белән авыручылар саны арткан. Бер атна эчендә республикада 58 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Бу алдагы атна белән чагыштырганда 12 процентка күбрәк. Коронавирус элеккечә үк нигездә ОРВИ рәвешендә (93 процент очракта) уза.
Билгеле булганча, соңгы арада дөнья күләмендә коронавирусның FLiRT дип аталган яңа штаммы тарала башлады. Россиядә дә аны йоктыручылар бар. Әлеге штамм вакытында тамак, баш авырта, гәүдә сызлый, кеше ис һәм тәм сизми, ди табиблар.
Җәйдән көзгә күчкән чорда ОРВИ, грипп очраклары да артырга мөмкин дип фаразлый алар. Шуңа күрә вируслы авырулар котырган чорга бүгеннән үк әзерләнә башларга киңәш итәләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушев сүзләренә караганда, бу көннәрдә республикага гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайткан. Башка елларда ул август ахырында гына кайта башлый иде.
– Гриппка каршы вакцина ясаткан кеше чирне йоктырса да, җиңелрәк уздырачак. Прививканы хәзер үк ясатып куярга мөмкин. Зурлардан аермалы буларак, 6–18 айлык балаларга гриппка каршы ике прививка ясатырга киңәш ителә, – ди Лопушов.
Бөҗәктән ни көтәсе?
Бу җәйдә черкиләр дә тынычлыкны алды. Июль уртасында Татарстанда берьюлы биш кешенең Көнбатыш Нил бизгәге йоктыруы билгеле булды. Бу юлларны язганда әлеге чир корбаннары саны 15кә җиткән иде. Колак өчен ят исемле бу чирне черкиләр таратуын белгәч, күпләр хафага сабышты. Әмма белгечләр куркырка кирәкми, дип тынычландыра.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертдинов сүзләренә караганда, июль – август аралыгында күзәтелә торган сезонлы авыру бу. Күбрәк җылы якларда очрый. Безгә аны шул яклардан күчмә кошлар алып кайта, черкиләр тарата.
– Бу чир кешедән кешегә йокмый. Ул күбрәк гриппка охшаган. Аны йоктырган кешенең температурасы күтәрелә, тамагы, күзләре, башы авырта. Тәнгә тимгелләр дә чыгарга мөмкин. Ул бик сирәк очракта гына менингит (баш һәм арка мие тышчасы ялкынсыну), энцефалит кебек җитди өзлегүләргә китерә. Көнбатыш Нил бизгәге йоктыру очракларының нибары 1 проценты үлем белән тәмамлана. Шуңа күрә вакытында табибка мөрәҗәгать итеп, дәвалансаң, бу бизгәкнең бер куркынычы да юк, – ди баш инфекционист.
Соңгы арада Россиядә бореллиоз белән авыручылар саны да арта башлаган. Күптән түгел Чаллыда да шундый очрак теркәлде. 16 яшьлек малайга талпан кадалганнан соң боррелиоз диагнозы куелган. Бу мәкерле чир сөякләрне, кешенең йөрәген, нерв системасын зарарлый.
– Шуңа күрә тәнгә кадалган талпанны үзлегеңнән генә алырга ярамый. Моны травмпункттагы табиб эшләргә тиеш. Соңрак талпанны тикшерергә җибәрәсе булачак, – ди Халит Хәертдинов.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына караганда, ел башыннан бирле республикада 6,5 кешегә талпан кадалган. Хәзерге вакытта белгечләр 3 меңләп талпанны тикшергән. Һәр биш талпанның берсе боррелиоз авыруы китереп чыгара торган агулы булып чыккан.
Сүз уңаеннан, Роспотребнадзор идарәсе белгечләре илнең вируслы мохитен өйрәнгән. Аның барышында алар гаҗәп нәтиҗә ясаган. Баксаң, хәзер черкиләр – 46 төрле, талпаннар 16 төрле яңа вирус тарата икән. Шуңа күрә бу бөҗәкләр алга таба да көтелмәгән сюрпризлары белән шаккатырырга мөмкин әле.
Ял гына түгел
Соңгы елларда Россиядә яшәүчеләрнең күбесе көзен ял итүне өстенрәк күрә, ди белгечләр. Бер ел эчендә илдә көз башында ял алучылар саны ике тапкыр диярлек арткан. Быел сентябрьдә отпуск алучыларның күбесе (40 процент) Төркиядә ял итәргә җыена. Илнең туриндустрия берлеге тарафыннан уздырган соңгы сораштыруда катнашкан респондентларның тагын 26,5 проценты үзебездә генә ял итәчәген, 10,5 проценты – Мисырга, 6 проценты – Тайландка, 5 проценты Абхазиягә барырга җыенуын әйткән.
Белгечләр исә ял иткәндә сәламәтлек турында да онытмаска куша. Ник дигәндә, еш кына кеше чит илләргә ялга барган җирдән истәлекле вакыйгалар белән бергә чир дә ияртеп кайта (таблицада. – Ред.). Әле күптән түгел генә Татарстан табиблары Африканың Конго Республикасында ял итеп кайткан ир-атта малярия тапты. Экзотик илләрдәге черкиләр тарата торган әлеге чир еш кына үлем-китем белән тәмамлана. Моннан дүрт ел элек Конгода ял итеп кайткан эшмәкәр ир-атның шул сәбәпле гомере өзелде.
Шуңа күрә чит илгә ял итәргә китәр алдыннан киемнәрне генә түгел, организмны да әзерләргә кирәк, дип кисәтә табиблар. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе бу уңайдан махсус киңәшләр дә әзерләгән.
– Иң элек үзегез ял итәргә барырга җыенган ил турында тулы мәгълүмат туплагыз. Барыннан да бигрәк, анда нинди чирләр йоктырып булуын ачыклагыз. Африка һәм Америкага китәр алдыннан сары бизгәккә каршы прививка ясатырга кирәк. Ул юлга чыгарга ун көн кала ясала, аннан соңгы иммунитет гомер буена җитә. Кайбер илләргә барыр алдыннан менингитка, А гепатитына һәм корсак тифына каршы да вакцина ясатырга кирәк. Малярия йоктыру куркынычы зур булган төбәкләргә юл алучылар махсус дару эчәргә тиеш, – диелә хәбәрдә.
Соңгы алты елда Татарстанда ял итәргә барган җирдән Денге бизгәге (16 очрак), малярия (9 очрак) йоктырып кайту күбрәк күзәтелә башлаган. Алар, нигездә, Судан, Һиндстан, Пакьстан, Ангола, Тайланд, Шри-Ланка, Төркиядә ял итүчеләр арасында ачыклана икән.
Белгечләр җылы якларда, чит төбәкләрдә ял итеп кайтканнан соң да организмдагы үзгәрешләргә игътибарлы булырга куша. Температура күтәрелсә, шундук табибка күренергә кирәк, ди алар. Ник дигәндә, ялдан ияреп кайткан күп кенә чирләр нәкъ менә шулай башлана.
Динә Гыйлаҗиева
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев