«Чик сакчысы булуым белән горурланам»
Яшел фуражкалылар һәм беретлылар бәйрәме календарьга 1994 елда Президент Указы нигезендә кертелә
Кызыклы шәхес
28 майда Россиядә чик сакчылары көне билгеләп үтелә. 1918 елда Совет Республикасы хөкүмәте чик сагын оештыру турында декрет кабул итә. Бәйрәм буларак ул беренче тапкыр 1958 елда, чик буе гаскәрләренең 40 еллыгы уңаеннан билгеләнә. Әлеге көн дәүләт чикләрен саклау буенча хәрби бурычын үтәгән яки бүген бу җитди хезмәтне башкаручы ир-егетләргә карата хөрмәт хисе уята. Быел әлеге гаскәрләр оешуга 105 ел тула.
Шушы юбилей датасы алдыннан без чик сакчысы Илнур Ярмөхәммәдов белән очраштык. «Бывших пограничников не бывает» дип әйтәләр. Бу чынлап та шулаймы? Аннары «Офицерлар» дигән нәфис фильмнан «Есть такая профессия – Родину защищать!» дигән «канатлы» фраза, мөгаен, чик сакчысы һөнәренең чын мәгънәсен ачып саладыр.
Илнур Ярмөхәммәдов тумышы белән Үзбәкстаннан булып, 1999-2001 елларда Бохара погрангарнизонында хезмәт иткән, Әфганстан, Төркмәнстан һәм Казахстан чикләрендә илен саклаган. Чик сакчысы аны кайда сакласа да, ул һәрвакыт асылында шул булып кала. Безнең героебыз шундыйлардан. Хәтта, ностальгиягә бирелеп, элек хезмәт иткән урынга китү теләге белән янып йөргән. Якыннары гына «вакытында тотып калган».
Илнур Сәмәрканд өлкәсенең Красногвардейск шәһәрендә туып-үсә. Әтисе – электрик, әнисе укытучы була. Интернациональ мәктәпне тәмамлагач, 18е тулганчы дип, ПТУга укырга керә. Бер елдан аны армиягә алалар. Ул анда үзенең чик буенда хезмәт итәргә теләге булуын җиткерә. Әмма элиталы гаскәрләрдә теләсә кемне алмыйлар, бөтен яктан тикшерәләр: физик әзерлеген дә, психологиясен дә һәм җиде буынга кадәр туганнарын да. Иң беренче чиратта ул стрессларга бирешмәскә, конфликтларга керә торган булмаска тиеш. Чик буе – көчле рухлылар өчен.
Илнең иң зур игътибарын таләп итә торган урыны – чиген саклау бик катлаулы булса да, мин теләп, күңелемне биреп һәм зур горурлык хисе белән хезмәт иттем. Дәүләт 18 яшьлек егетләргә илен сакларга ышанып тапшырган икән, аны намус белән үтәргә кирәк иде, – дип сөйли Илнур Мәҗит улы. – Хезмәт барышында этләр безнең беренче ярдәмче булды. Мине хезмәт этләре инструкторы итеп билгеләделәр дә инде. Безгә, нигездә, ярым өйрәтелгән этләрне җибәрәләр һәм аларны биредәге хезмәт шартларына яраклаштырырга туры килә иде. Алар арасында наркотик матдәләрне эзли торганнары, һөҗүм итүчеләре була. Мин хезмәт иткән вакытта Төркмәнстан һәм Әфганстаннан качаклар чикне еш бозарга тырыша иде. Болардан тыш, наркотиклар, товарлар, корал һәм, хәтта ягулык материалы чыгарырга омтылучыларны һәрдаим тотып тордык.
Илнур Ярмөхәммәдов яхшы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен «Чик гаскәрләре хезмәте отличнигы» билгесе белән бүләкләнә.
Аңлашыла да, чик сакчысы көне-төне сакта, ул һөҗүм итүче яки чик бозучы белән беренчеләрдән булып очраша. Яңгырмы-кармы, ачык һавада, озын араларны җәяү үтә. Боларның барысы да аннан көч, тапкырлык, хәрби осталык, батырлык кебек сыйфатлар таләп итә. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узарга кирәк, хәзерге вакытта чик сагы гаскәрләрендә контрактниклар гына хезмәт итә.
Армиядән соң безнең герой азык-төлек техникумын тәмамлап, заводта томат линиясе буенча цех мастеры булып 7 ел эшли. Чик сакчылары өчен куелган тыю срогы чыккач (5 ел чит илгә чыгарга ярамый) ата-бабалары туган ягына – Татарстанга килеп урнаша. Әнисе тумышы белән – Ульяновскидан, әтисе – Башкортстаннан. Шуңа да ул алтын урталыкны – Яшел Үзәнне сайлый. 2010 елда гражданлык алгач тимер юллар хезмәтенә эшкә урнашып, башта – Казанда, аннан соң Мәскәүдә метро төзүдә эшли. Бу чорда Мәскәү дәүләт университетын тәмамларга өлгерә. 2014 елда Яшел Үзән механика көллиятенә ОБЖ буенча педагог-оештыручы булып килә һәм ул, ниһаять, үз урынын таба. Хәзер ике чыгарылыш укучылары булу белән горурлана ала.
– Балаларны яратам, күптән үз белгечлегем буенча эшләргә, костюм-галстуктан йөрергә хыяллана идем, – дип сөйли Илнур Мәҗит улы. – Студентлар да мине хөрмәт итә дип беләм. Бөтен спорт ярышларында, шәһәр чараларында актив катнашабыз. «Сугышчан бергәлек» оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлектә торабыз. СВО барганурынга гуманитар йөкләрне озатуда булышабыз.
Аңлашылганча, Илнур Ярмөхәммәдов студентлар арасында хәрби-патриотик тәрбия эшен дә алып барып, көллият каршында «Россия патриотлары» түгәрәге оештырган.
– Бу отрядта 30лап студент егет һәм кыз исәпләнә. Мин аларны бу отрядка берсен дә көчләп кертмим, теләге булган һәркемне алам. Әйтергә кирәк, кызлар активрак. Әмма күп чараларга принципиаль рәвештә егетләргә өстенлек бирергә тырышам. Чөнки аларга әле ил алдында үз бурычларын үтисе бар. Алар белән Җиңү бәйрәмендә парадта да, «ПОЗИС» үткәргән патриотик чараларда да катнашабыз.
Илнур Мәҗит улы «Сугышчан бергәлек» Бөтенроссия җәмгыятенең Яшел Үзән бүлеге, Чик сакчылары берлеге составында тора. Аларның эшчәнлеге белән дә ул яхшы таныш.
Әти-әнисе күптән бу якларга кайтып, Карамалы Тауда, энесе –Мәскәүдә, сеңлесе монда яши. Үзе өйләнеп, хатыны Елизавета белән Гәрдә үз йортларын төзегәннәр. Икесе дә сәяхәт кылырга, үз машиналарында төрле шәһәрләрдә булырга яраталар. Гомумән, актив яшәү рәвеше алып баралар. Җәй көннәрендә, пандемиягә кадәр ел саен Анапада юнармиячеләрнең палата лагеренда эшли торган булганнар.
Яшел Үзәндә чик сагы гаскәрләрендә хезмәт иткән кешеләр бик күп булса да, чик сакчылары берлеге составында алар азчылыкны тәшкил итә. Елга бер тапкыр бәйрәм көнендә генә күрешәбез. Югыйсә, бергә булу күңеллерәк булыр иде, – дигән теләк белән яши Илнур Ярмөхәммәдов.
Чик сагы гаскәрләре оешуның 105 еллыгы уңаеннан 26 майда Яшел Үзәндә Җиңү паркында мемориаль комплекс ачылачак, ә 28ендә, гадәттәгечә, фонтан янында яшел беретлылар очрашачак. Чикләребезне чакырылмаган кунаклардан саклаган чик сакчылары «солдат хезмәте», «дуслык» дигән төшенчәләрне кадерләп саклый. Россия чиге дөньяда иң озыны, хәтта экватордан бер ярым тапкыр артык булуын исәпкә алып, чик сакчылары 18 дәүләт белән чикләрдә күпмилләтле халыкның иминлеген тәэмин итә. Бәйрәмегез белән сезне, ил сакчылары!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев