Чын күңелдән котлыйбыз
Норлат авылында яшәүче кадерле әниебез Ибраһимова Розалия Бәдретдин кызының 28 гыйнварда туган көне.
Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, әти белән бергә матур итеп яшәргә язсын.Төпле киңәшләрең, җылы сүзләрең, нурлы йөзең өчен рәхмәт, әнием!
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән балаларың һәм оныкларың исеменнән – кызың Алсу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев