Чыгарылыш кичәләре дә үтте, ә күңелдә...
Хәзер бит, җәмәгать, мәктәптәге чыгарылыш кичәләре генә түгел, балалар бакчасындагы кичәләр дә көчле уза.
Күлмәк-туфлиларның иң матурын, иң кыйммәтлесен алырга кирәк. Чәчтарашка барып прическа ясату да бик мөһим. Мәҗлес тә я кафеда, я ресторанда үткәрелә. Иң оста, иң яхшы тамада, аниматорлар чакырыла. Билгеле инде, профессиональ фотограф белән видеооператор да читтә калмый. Әле кафе, рестораннан соң программада лимузин һәм коттедж да булуы да бик мөмкин.
Билгеле, моның төп оештыручылары - әти-әниләр комитеты. Алар инде сыйныф җитәкчесенең уң кулы булып санала. Җыелышларда иң актуаль мәсьәлә булып балаларның тәртибе, уку нәтиҗәләре түгел, ә чыгарылыш кичәсенә акча җыю, кичәне параллель классларга караганда да шәбрәк итеп оештыру тора. Класс җитәкчесенә, директор, укытучыларга нинди суммада, нинди бүләк алуны да алар хәл итә. Гадәттә, артык киңәшләшеп, уртага салып сөйләшеп тору юк. Иң оста, иң чәчрәп торган “авторитет” “Собираем по ...!” дип, каршы сүз әйтмәслек итеп әйтеп куя да – вәссәләм. Арттагы партада бер оешмада җыештыручы булып эшләүче, көнне-көнгә көчкә ялгап яшәүче апаең тәмам бөрешеп уйга кала. Каршы әйтә дә алмый, чөнки әйтә башласаң, алдагы рәтләр күзләрен алартып, ямьсез итеп артка борылып карый. Аларның күз карашларында “Әй, хәерче, тәре!”, “Ну и жадина!» дигән җөмләне аерымачык укырга була. Шулай итеп, күпме акча, кайчанга җыю мәсьәләсе тиз һәм бертавыштан хәл ителә. Вакытында тиешле сумманы бирми генә кара, теге “авторитет” синең даныңны бөтен мәктәпкә генә түгел, республикага таныта. “Все дали, осталась только...” дия-дия, коридорда очраган бөтен кешегә сөйләп чыга...
Шулай итеп, планлаштырылган кичә шаулап-гөрләп уза. Затлы ризыклардан өстәл сыгылып тора. Шау-шу, музыка, уеннар, биюләр, фейерверклар... Кайбер бәйрәм табынында спиртлы эчемлекләр дә кукраеп утыра. Балалары да, әти-әниләре дә “күңелле итеп” бәйрәм итәләр. Бәйрәмнән соң дача яки коттеджда да шундый “матур” күренешләргә тап булырга мөмкин: кальян тарту, күмәк мунча һәм башкалар...
Кыскасы, бар да бар, бары гадилек, сафлык, ихласлык кына җитеп бетми кебек...
Ә бит әлеге әти –әниләрнең күбесе үзләренең чыгарылыш кичәләрен гади, матур, эчтәлекле итеп уздырган кешеләр. Гади тукымадан тегелгән килешле күлмәкләр, җиңелчә генә бизәнгән йөзләр, матур итеп җыелган яки үрелгән чәчләр...Өстәлдә сулы банкага утыртылган сирень һәм шомырт чәчәкләре хуш-ис тарата. Табында винегрет, кайнар аш, чәй, печенье гына булса да, күңелләр күтәренке, йөзләрдә тыйнак елмаю. Өстәл янында гармунга кушылып җыр башлагач елмаюлар бетә, кызларның, укытучы апаларның борыннары кызарып, күзләре яшьләнә:
“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем...”
дип башлыйлдар да,
“Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча, гүя, акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
Җилферди җилләрдә,
Күңел оча ерак җирләргә...”
дип тәмамлыйлар.
Ямансу, бик ямансу булып китә. Гармун тарткан җыр укытучысы да моны сизеп, татарча бию көенә күчә. Мәктәпнең буяулары кырыла башлаган идәнендә рәхәтләнеп тыпырдагач, тагын өстәл тирәли утырып мәктәп шуклыкларын искә алу башлана. Берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә “Хәтерлисеңме, Мөнир абый сумкасына китаплар тутырган идек?”, “Башлангычта рәхәтләнеп тузан суладык име?”, “Исеңдәме, өстебезгә такта төшкән иде?” “Чыршы тирәли әйләнгәндә абынып егылып ятканны оныттыгызмы?” дип хатирәләр яңарту башлана. Кич җиткәч укытучылар әкренләп тарала, ә кызлар-егетләр табигать кочагына юл ала. Бергәләп учак ягып, җырлап, серләшеп таңны каршылыйлар алар...
Игътибар иткәсездер, хәзерге чыгарылыш кичәләре ул еллардагы кичәләрдән эчтәлеге, масштабы белән күпкә аерылып тора.
Әйе, бүгенге көндә чыгарылыш кичәләрен, никах, туй мәҗлесләрен купшы, тантаналы итеп уздырырга бөтен мөмкинлекләр дә бар. Балаларның бакчадагы, мәктәптәге чыгарылыш кичәләрен күргән, күп әти-әниләр белән аралашкан кеше буларак, әлеге күренешләр миңа да яхшы таныш. Миңа гына түгел, безнең барыбызга да таныш. Билгеле, кайберәүләр бу юлларны укып минем белән килешмәскә дә мөмкин. “Бездә болай түгел!” дип кырт кисүчеләре дә, “Без боларны күрмәдек, балалар күрсен ичмасам” диючеләре дә табылыр.
Ни генә дисәк тә, бу бәйрәм-тамашалар белән балаларны үзебез үсендерәбез, бозабыз, азындырабыз, мөмкинлек бар дип, чама хисен югалтып җибәрәбез түгелме? Балалар бакчасын тәмамлаган балага ни пычагыма кафе һәм аниматор, 4 сыйныф баласына ресторан, 9 сыйныф баласына коттеджда бәйрәм итү?! Андый бетмәс-төкәнмәс купшы мәҗлесләрдә бәйрәм итәргә болай да өлгерәләр әле алар.
Барыбызга да мәгълүм: укытучыларга кадер-хөрмәт, мәктәпне ярату хисе андый бәйрәмнәрдә генә формалашмый. Төче сүзләр, ясалма елмаюлар, конвертка салынган бүләк сертификат, акчалар, бүләкләр дә артык, кирәкмәс. Бәйрәмнәрне эчкерсез, эчемлексез, аралашып, хатирәләр яңартып үткәрик, ихлас булыйк, гадирәк булыйк, җәмәгать....
Нәзирә Гыйззәтулина. Осиново
Фото https://you-journal.ru/life/interesting/proshhaj-shkola-vypusknitsy-2018-luchshaya-podborka
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев