Чит ил кунаклары үз итә
Зөя утрау-шәһәрчегенә Көньяк Африка Республикасыннан делегация килде.
Яшел Үзән районы чит ил кунаклары өчен иң көтеп алынган урыннарның берсе булып тора, әлеге исемлектә респуб ликабызның тарихи энҗесе – Зөя-утрау шәһәре аерым урын алып тора. Узган ялда Зөягә эшлекле визит белән Көньяк Африка Республикасы делегациясе килде. Кунакларны ТР премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. Де ле гация әгъзалары утрау-шә һәрче генең истәлекле урыннарында булды, аның тарихы һәм үсеш планнары белән танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев