Чишмәләргә төшеп кер чайкадым...
Әйе, кайчандыр, баксаң әле бик күптән дә түгел, без яшәгән шушы заманда гына, авылларда керләрне чишмәгә төшеп (барып) чайкаш иде.
Чишмәсе булган авылларда, бил ге ле. Гадәттә кер һәр йортта мунчадан соң, ял көннәрдә юыла һәм шуңа улак янында чират җыела иде, хәтта. Вакытны әрәм итмәс, иң беренче булып өлгерү өчен, иртәрәк торып юарга тырышасың. Кайвакытта чиратны кер тулы чиләкләр көтәргә кала, үзең өеңә кайтып, шул арада башка эшләрне карап аласың. Яшь кызлар гына очрашса, өйгә кайтып китү юк, шунда серләшеп-сөйләшеп, «чыркылдашып» тик торасың. Чайкап бетерүчесе дә ашыкмый әле аның, күңелле бит! Ә бүгенге көндә бармы икән әле чишмә суында кул белән кер чайкаучылар? Бигрәк тә кыш көне? Һәм пирчәткәсез! Куллар ут булып яна иде, ә?!
Менә шул сорауга ачыклык кертү максатыннан газетабызның Инстаг рам төркеменә видеоязма «элгән» идек. Һәм аның астында калдырылган фикерләргә, редакциябезгә шалтыратучылар сүзләренә караганда, мондый «динозаврлар» чорындагыча кер чайкаучылар юк дәрәҗәсендә булуын аңладык. Алар хәзер бары тик безнең күңелләрдә тормышыбызның матур мизгелләре, якты хатирәләре буларак кына саклана икән. Һәм бу үз чиратында, тормышыбыз ның җиңеләюе, һәр йортта су һәм көйле генә итеп керләребезне юып торучы теге бер метр га якын буйлы «килен» барлыгы билгесе. Ә кул белән кер чайкаган вакытлар барыбер сагындыоа. Никме? Чөнки ул безнең яшьлек белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев