ЧИРАТТАГЫ ЮЛ КОРБАНЫ
Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлында 4 августта фаҗига чыгып, автомобиль йөртүче һәлак була.
Иртәнге дүртләрдә була бу хәл. «БМВ-520»не йөртүче 28 яшьлек ир машинасын каршы юнәлешкә чыгарган. Нәтиҗәдә каршыдан килә торган «Хундай-Елантра» автомобиленә тиеп, Казан ягыннан килгән «Лада-Гранта» белән бәрелешә. Авария чыгарган «БМВ» йөртүче ир шул урында ук алган җәрәхәтләреннән үлә. «Хундай»ны йөртүче җиңелчә имгәнә. Пассажиры да аз гына зыян күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев