«Честный знак» нәрсәне аңлата?
Сорау-җавап
– Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында «Честный знак» тамгалау системасы турында еш ишетәм. Ул нәрсәне аңлата һәм ни өчен кирәк?
– Товарларны маркировкалау системасының эшчәнлеге моделе буенча, РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 28 апрелендәге 791-р
номерлы карары белән товарның һәр берәмлегенә уникаль код бирелә, товар әйләнешенең барлык этаплары маркировкалауның мәгълүмати системасында теркәлә.
«Честный знак» билгесе – кулланучылар хокукын яклау һәм сыйфатсыз продукция әйләнеше белән көрәшү өчен мәҗбүри маркировкалау дәүләт системасы. Товарларны маркировкалау продукциянең һәр берәмлеген эзләп табарга һәм тикшерергә хәзер сатуның нинди этабында булуын белергә мөмкинлек бирә.
«Честный знак» мобиль кушымтасы кулланучыга түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:
- 1. Товарны кем һәм кайчан җитештергәнен яки илгә керткәнен эзләргә.
- 2. Продукциянең законлылыгын тикшереп карарга. Әгәр код ялган булса, сканерлау вакытында кушымта маркировка системасында товарны таба алмый һәм кисәтү бирә.
- 3. Ачыкланган легаль булмаган продукция турында хәбәр итәргә. Товарны сканерлаганда сатып алучыга кушымтада товарның маркировка системасында булуын күрергә.
- 4. Продукциянең саклану вакытын һәм составын тикшерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев