Чаллыда үтерелгән табиб Рушания Сәгъдиеваның кызы: «Әнине кочакларга да өлгермәдем...»
Нәрсә генә уйлап карамадым инде: ул көнне, аткач, бәлки, ярдәмгә чакырырга дип өйдән чыгып та китәсе булмагандыр. Бәлки, әнине коткарыр идем дә... – дип өзгәләнә Зөлфия.
Кояш һәм корыч – Татарстанның атказанган табибы, Россиянең сәламәтлек саклау отличнигы Рушания Сәгъдиева турында җылы истәлекләр тыңлаганда, шушы ике сүз күз алдына килеп баса.
Рушания Сәгъдиева кояш кебек җылы, якты, нур сирпүче, корыч кебек нык ихтыярлы, какшамас рухлы табибә булган. Искиткеч белдекле терапевт, невролог. Күпме кеше миңа бертавыштан шул хакта сөйләде. Андый табиблар алтын хәзинәгә тиң, ә кансыз берәү Корбан гаете алдыннан аның җанын кыярга җөрьәт иткән һәм күпме кешенең йөрәкләрен телгәләгән.
15 июнь көнне Чаллыда ГЭС бистәсендә шәхси йортта булган фаҗига бөтен Татарстанны тетрәндерде. Рушания Гаяновнаның кызы Зөлфия Әмирханова «Интертат» хәбәрчесенә әнисе турында якты истәлекләре белән бүлеште, фаҗигагә китергән сәбәпләргә дә ачыклык кертте. Зөлфия Әмирханова – әнисенең дәвамчысы, ул Казанда кардиолог, токсиколог булып эшли.
Рушания Сәгъдиева (кызы искәртүе буенча, фамилиянең русча язылышы Сагдиева түгел, ә Сагдеева) 40 елдан артык төрле поликлинкаларда терапевт, невролог, рефлексотерапевт, гирудотерапевт булып эшли. Аннары ире белән бергә шәхси сырхауханә ача. Әмма берничә ел элек аерылышканнан соң, милек бүлү шактый гаугалы бара.
Рушания Сәгъдиева яшәгән йортка иртән элекке ире Рафаэль самокат һәм гитара чехолына салынган ау мылтыгы белән керә. Массакүләм мәгълүмат чараларында аның кулында торт белән керүе турында хәбәр таралган иде. Зөлфия ханым әйтүенчә, бу дөрес түгел. Аерылышканнан соң, Рафаэль Сәгъдиев Казанга күченгән, тик хатынына һаман тынгы бирмәгән. Ул атна ялында әнисенә Казаннан кунакка 1 яшь тә 10 айлык улы Тимур белән Зөлфия дә кайткан була. Әтисе ут ачкач, Зөлфия әнисен саклап калырга атылганда, үзе дә яралана, аннары урамга атылып чыгып, ярдәм хезмәтләренә шалтыратырга өлгерә. Аңарчы Рафаэль Сәгъдиев Зөлфиянең кулыннан нәни Тимурны тартып алырга өлгерә. Бәхеткә, сабыйга зыян килми.
«Әтинең киләсен беркем белмәде»
Без ул атнада кайтырга тиеш тә түгел идек. Шимбә шкаф ясаучы килергә тиеш иде – «килә алмыйм» диде. Аннары әни белән сөйләштек тә, «анда нишлисез, әйдә, кайтыгыз» дип чакырды. Шулай итеп, бик арыган булсам да, көчкә җыенып киттем. Ирем Казанда калган иде. Җомга кич кенә кузгалып, соң гына кайтып кердек. Әни Тимурны кулына алып, куана-куана, өйгә кереп китте. Мин өйгә әйберләрне алып кердем. Иртән бик авыр булды, уяна алмадым, шундый йокым килде. Әни белән Тимур икесе уйнап йөрделәр, җиләк җыйганнар. Әнине кочакларга да өлгермәдем, ничектер аннары, аннары дидем... – тик булмады. Шушы фаҗига килеп чыкты.
Әтинең киләсен беркем белмәде. Аны өйгә күрше хатыны керткән, гәрчә безнең аны беркайчан кертмәгәнне белә иде инде. Балага самокат та алып килгән булган. Янәсе, балага самокат булгач, әни кертер, дип уйлагандыр инде. Баланы бер генә күргәне бар аның, ул безнең тормыш белән кызыксынмады, аны акча гына кызыктыра иде. Шәхси клиника да аңа шул акча өчен кирәк булды. Берара ул дуслашырга да теләп йөргән кебек иде – аралашырга, оныгын күрергә дип. Шул вакытта да ул миннән монда Казанда акча сорап ятты: «Бензинга бир, даруга җибәр», – дип... Хәер, ул мин кечкенә чакта, әни белән яшәгәндә дә, әнидән акча сорап тинтерәтте, миңа туңдырма, уенчыклар алырга да, карусельга йөртергә дә акчасы булмады аның. Монда Казанда да әни турында гел начар әйтә иде миңа. Шул вакытта, кеше үзгәрми икән, дип кенә уйлап куйдым. Мин бит инде әнинең нинди икәнен беләм. Шуңа мин аның белән сөйләшүдән туктадым.
Нәрсә генә уйлап карамадым инде: ул көнне, аткач, бәлки, ярдәмгә чакырырга дип өйдән чыгып та китәсе булмагандыр. Бәлки, әнине коткарыр идем дә... – дип өзгәләнә Зөлфия.
Аның сүзләренчә, әтисе әнисенә гел янап яшәгән. Рушания Сәгъдиева эшләгән 6нчы поликлиникага да, «Здоровье» хосусый клиникасына да баргалаган ул.
Полициягә дә, Тикшерү комитетына да гаризалар гел язып торды әни, тик беркем чарасын күрмәде. 2019 елдан шул аерылышу процессы башлангач, бер 20ләп хат язылгандыр... «Тревога төймәсе»нең берсе гел әнидә, бүлмәсендә иде, берсе миндә йөрде, чөнки без куркыныч янаганын гел белә идек. Әти үзе вакыт-вакыт янап яза иде. Пациент булып та язылып барган. Клиникага барып, йозакларны да ваткан, утны сүндергән, тагын әллә нинди зыян салган. Сак хезмәткәрләре алып чыгып, полициягә алып киткәннәре дә булды. Беркем бернәрсә эшләмәде.
Суд эшләре барышында да, әнигә хатлар язган. Имеш, клиниканы әнигә калдырырга риза, тик ул аңа ай саен, 90 яшь тулганчы, 100әр мең сум түләргә тиеш. Ул әллә ничә адвокат алмаштырган, аның белән беркем эшли алмый. Аның эштә дә рәте булмады, каядыр урлап, каядыр кемнедер алдалап... Аны бөтен җирдән куалар иде. Ә кеше янында үзен шундый әйбәт тота, чынлыкта өйдә аның нинди икәнен беркем белмәде.
Әни аның җәберләүләренә болай да озак түзде. Хәтта ул гел башка хатын-кызлар белән чуалган вакытта да, әни сиздермәде, миңа үзенә авыр икәнен күрсәтмәде, елмаеп яшәде, чөнки ул шулай читкә чыгармаска өйрәнгән, иреннән зарланып йөрмәде. Мин әле, киресенчә, үзем «әни, ник кирәк ул безгә» дип әйтә идем. Бик ярсу, кызып китүчән иде әти. Бернинди изгелек юк аның күңелендә. Минем дә, әнинең дә аннан башка да тормышыбыз дәвам итүенә, без интегеп, тилмереп яшәмәгәнебезгә эче пошты аның. Безнең көчлелек тынгылык бирми иде аңа. Аның әтисе дә шулай хатынын интектереп яшәгән, күрәсең, ул – аларның нәселендә булган гадәт, – ди Зөлфия Әмирханова.
«Ничек анда, минем улым» дип өзелеп торды»
Ул – гаиләдә бердәнбер кыз, әнисе белән дә алар шуңа да әйтеп бетергесез якын булганнар. Бер-берсенә сердәшче, киңәшче, дус, терәк булып яшәгәннәр. Менә шул бәхетләренә балта чапкан әтисен, билгеле, Зөлфия кичерә алмый. Аны җирләгәндә бармаганын, бары тик акча гына күчергәнен әйтте ул. Әнисен бик сагына, юксына Зөлфия, йөрәгеннән кан саркый, газизен бик җылы сүзләр белән искә ала.
Ул иң яхшы әни, яхшырак була да алмыйдыр. Бигрәк тә декретта гел әни янына кайтып йөрдем, 2 атнага 1 гел кайттык инде Чаллыга. Әни миңа һәрвакыт терәк булды, «барып чыкмас, кирәкмәс, кызым» дип әйткәне булмады. Киресенчә, «теләсәң, әйдә, эшләп кара» дип көч бирде. Елмаю йөзеннән китмәде, проблемалар булганда да, бер тапкыр да минем алда еламады. Мин әни өчен кайгырдым, ә ул миңа «елама, барысы да яхшы була» дия иде.
Оныгын үлеп яратты. Гел видеоэлемтә аша сөйләштек. «Ничек анда, минем улым» дип өзелеп торды. «Тимурны күрсәт инде, видеосы бармы, бассейнга бардыгызмы» дип, видео җибәрүне сорый иде.
Тимур да бик ярата аны. Кайткач, гел әбисенә сарылды, кочаклап, үбеп назлады. Икесе бик дуслар иделәр. Савыт-сабаны да бергә юдылар, швабраны да, пылесосны да алып килеп бирә. Хәзер дә әни белән икесе төшкән видеоны гел йоклар алдыннан күрсәтәм улыма, әбисен онытуын теләмим. Телефоннан үбеп ята инде, «биби, биби» дип – әбисенә шулай дәшә иде ул.
Әнинең киңәшләре, назлы тавышы гел колак төбемдә булыр. «Хәерле иртә, минем малаем ничек анда? Кызым, соңга калма, әйбәт эшлә, кешеләрне кара, ачуланышма, кешеләргә булыш» дия иде, – дип сөйләде Зөлфия Әмирханова.
«Әни беркайчан кешене аермады»
Рушания Сәгъдиева 4нче сырхауханәдә дә авырулар кабул иткән, соңгы елларда 6нчы шәһәр сырхауханәсендә һәм үзе җитәкләгән «Здоровье» хосусый клиникасында эшен бергә үреп барган. Кая гына эшләсә дә, акча түләп килгәненә дә, бушлай килгәненә дә – авыруларның һәркайсына игътибары бертөрле булган Рушания ханымның. Кызы Зөлфия аның әнә шул күркәм сыйфатын искә алды.
Пациентларга бертөрле карашта иде ул. Кайбер табиблар турында шундый сүз йөри бит, имеш, акча көтә, әни андый булмады. Ул беркайчан кешене аермады. Хәтта шундый бер мисал бар: әни белән бик үк уртак тел таба алмаган бер хатынның сеңлесе әнигә язылган. Аннан соң әле, «Рушания Гаяновна начар карар дип курыккан идем, шундый әйбәт карады» дип, бик канәгать калганын сөйләгән. Иремнең туганнары да аңа языла иде. Бөтен кешегә булдыра алганча ярдәм итте әни. Ул бер белмәгән кешеләрнең проблемаларын үзенеке кебек кабул итә белде. Миңа да шалтыратып: «Әйдә, кызым, хастаханәгә салырга ярдәм итеп карыйк әле», – дип, гел булышырга тырышты.
Әни эштән беркайчан туймады. Ул берничә эштә берьюлы эшләде. Озакка яллар алганын да хәтерләмим мин аның. Отпускта да кемдер шалтыратса, барып кайтырга кирәк дип, чыгып китә иде. Беркемне кире какмады. Бүтән невролог булмагач, шимбә көннәрендә 4нче поликлиникага бара иде. Иртән 7нче яртыда өйдән чыгып китә иде инде. Әле үзебезнең клиника ачылгач та, атнасына 1-2 тапкыр башка хосусый клиникага барып эшләде. «Әни, кирәкми инде, алҗыйсың, болай да үзеңә эшлисең бит инде», – дия идем. Хосусый клиникадан китәргә үгетләдем, тик шәһәр поликлиникасыннан китәргә теләмәде. «Миңа анда эшләү ошый, кызым», – дия иде. Әни берничә тапкыр «Ел табибы» бәйгесендә номинациядә җиңде. Ул 4нче поликлиникадан киткәч, бик күпләр ул күчкән 6нчы поликлиникага теркәлде. Әнидә мәхәббәт, сөйкемлелек, нәзакәтлелек күп иде, шул ук вакытта аңарда куәт, көч, төпле акыл, дисциплина бергә үрелгән иде. Аңа кешеләр гел тартылды, балалар аны бик яратты, – дип уртаклашты Зөлфия.
Балачагы поликлиникада, әнисенең эш урынында үткән нәни кызчык Зөлфия дә әнисе эзеннән атлый. Шулай булмый ни, ул анда кечкенә чакта ук «табиб ярдәмчесе» булган бит инде, авыруларны да «кабул иткән», авыруларга тәмле тел белән эндәшүне канына сеңдергән.
Мин кечкенәдән гел әни белән поликлиникада идем. Ниндидер кәгазьләр ябыштыра идем, тагын вак-төяк эшләр белән булыштым. Әни энә кую, сөлек салу белән дә дәвалады, әле мине дә энә куярга өйрәтте. Хәтерлим әле: Мөслимдә вакытта, әнигә озын чират тезелә иде, безнең өйдә гел кеше булды. Энә куйдырырга да, кодировкага да килә иделәр. Терапевт, невролог буларак та гел карый иде әни. Безнең иртәдән гел капка ачык торды. Әнигә карап, мин дә табиб булырга уйладым. Әни бик сөенде, берара фикеремне үзгәртергә уйлагач, барыбер табиб булырга укырга үгетләде. Мин моңа бер дә үкенмим, – ди Зөлфия.
Ул әнисен соңгы юлга озатырга бик күп кеше килгәнен искәртте, һәммәсенә рәхмәтен белдерде. Нияте – әнисенең шәхси клиника эшчәнлеген дәвам иттерү. «Әнинең истәлегенә клиниканы үстерәсем килә. Ул күпме көч, хезмәт сарыф иткән аңа. Әнинең инде өчесен, җидесен үткәрдек. Мөслим зиратына әни кырыена барып кайттык, аның әти-әнисе дә шунда җирләнгән...» – диде.
«Һәркайда өлгерә торган эш аты иде ул»
Рушания Сәгъдиеваның үлем ачысыннан әле хезмәттәшләре дә айный алмый, күңелләрендә бушлык, сагыш. 6 нчы поликлиника табиблары аны бик сагына.
Терапевт Лилия Люлина башта бергә 4нче, аннары 6нчы поликлиникада эшләгәннәрен әйтте.
Без аның белән хәзер ничә еллар бергә инде, минем өчен бик якын кеше иде ул. Миңа аннан башка бик авыр хәзер. Һәркайда өлгерә торган эш аты иде ул, «трудоголик». Андыйларны күргәнем дә юк, гомумән, юк та андыйлар бүтән. Бик белдекле иде, хәзер невролог ярдәменә мохтаҗ авыруларны кемгә җибәрергә дә белмим.
Ул көндезге стационарда терапевт та, невролог та булып эшләде. Мин аның беркайчан елаганын күрмәдем. Аның өчен хәл итеп булмаслык проблема юк иде. Юмор хисе көчле иде. Таныш-белешләре күп булды, аны бик хөрмәт иттеләр. Күпләр аны бик юксына. Хәзер анда дәваланырга өлгермәгән пациентлар күз яшьләре белән елап утыра.
Ул монда да, 4нче сырхауханәдә дә кабул итте, хосусый клиникасы да бар иде. Ире белән тиктомалга аерылышмаганнар, сәбәбе бар иде. Рәнҗетә иде ул аны, яный иде, тик мин бу кадәр адымга барыр дип көтмәгән идем. Рушания Гаяновна ярсыган кешене тынычландыра, килешә белә, аргументлар китерә белде. Бөтен булганына ул үз тырышлыгы белән иреште. Ул бик көчле хатын, үзе ирешкәнен беркемгә бирми, һәм бу дөрес тә инде. Анда кемнәрдер ничек кенә «ул ирен ыштансыз калдырды» дисәләр дә, димәк, ул шуңа лаек. Әгәр ул көрәшмәсә, үзенекен ычкындырса, ул үзе бернәрсәсез калыр иде. Ире аны куып чыгарыр иде, бөтен нәрсәсен тартып алыр иде.
Рушания Гаяновна оныгын бик яратты, көн саен безгә видео күрсәтә иде. Шундый куана иде оныгы туганга, – ди Лилия Люлина.
«Ул кешенең эчке дөньясын күрә, тоемлый белә иде»
Альбина Минекаева 6нчы поликлиникада хирург булып эшли.
Бик якты кеше Рушания Гаяновна. Менә була бит шулай: эшкә барасың, кәефең юк яки эштә арасың. Рушания Гаяновнаны очратасың да, кәефләр күтәрелеп китә. Безнең ритуал бар иде: «здрасьте» дисәң – ул «забор покрасьте» дип җавап кайтарды. Без күмәкләшеп көлә башлый идек. Көндәлек диярлек ритуал иде ул. Кәеф тә яхшыра, арыганлык та бетә, күңелгә көрлек өстәлә.
Мин аның пациентларга мөнәсәбәтенә шакката, соклана идем. Белмим инде, ул тумыштан килгән сәләтме, тәҗрибә белән килгәнме – ул кешенең эчке дөньясын күрә, тоемлый белә иде. Кемдер вак-төяк, кемдер җитди проблемасы белән килә. Ул шунда ук кайсы пациент белән үзен ничек тотасын аңлап ала. Кем беләндер балаларча ипле, тыныч кына, назлы гына дәшеп сөйләшә, кем беләндер кырысрак итеп, кемнедер ачуланып та ала иде. Ничек ул аны берничә секунд эчендә күрә белгәндер – искиткеч. Ул конфликтларны җайга сала белә иде. Мин үзем берничә тапкыр шаһит булдым. Кайчак агрессияле, ачулы пациент килә, нәрсәдер таләп итә, табиблар, шәфкать туташлары аңлатырга омтыла. Башта Рушания Гаяновна тыкшынмый, кайсыдыр бер мизгелдә табиб, я шәфкать туташы инде үзләре провокациягә бирелеп, кызып китә башласа, Рушания Гаяновна шунда ук кушылып, кабынып килә торган конфликтның тамырына чаба иде. Ничектер дөрес сүзләр таба белә иде.
Ул беркайчан шапырынмады. Мин аның шәхси клиникасы барын, аның белән 1 ел эшләгәч, очраклы гына белдем. Ул дәүләт поликлиникасына неврологлар җитмәгән авыр шартларда эшләде, беркайчан монда начар димәде. Уйлап карасаң, ул бит түләүле клиникада гына эшләп, дәүләт эшендә нервысын бозмаска да мөмкин иде. Ул дәүләт клиникасында да, хосусый клиникада да пациентларга бертөрле карашта булды. Берничек аермады – акча түләп килгәнен дә, акча түләмәгәнен дә. Бик яхшы невролог, киң күңелле кеше иде. Оештыру сәләте зур иде, башкаларга да оештыру ягыннан киңәшләрен бирде.
Кайчак, пенсиягә кадәр эшләргә дә китәргә иде, дип уйлаган чаклар да була бит. Аннары «туктале, Рушания Гаяновна күптән инде пенсиядә, быжламый, уфтанмый, әллә ничә җирдә эшли бит» дип уйлап куясың да, ирексездән үзеңә «эшлә, эшлә» дип әйтәсең. Аның энергиясе эшләргә этәргеч бирә.
Отпускта вакытта әле онытылып торам бераз, ә эштә авыр, «забор покрасьте» дигәне колакта чыңлый. Бик позитив, рәхәт кеше иде. Бөтен нәрсәгә җиңел карый белә иде. Тормышындагы начар әйберләрне сөйләмәде, беркайчан зарланмады, төшенкелеккә бирелмәде. Ул миңа бик җитми, – дип искә алды Альбина ханым.
«Аның үлеме – безнең поликлиника өчен бик зур югалту»
Сәрия Исламова – физиотерапия бүлеге мөдире. Ул Рушания Сәгъдиеваның бик зыялы нәселдән булуын әйтте. Аның белән туганлык җепләре дә бар икән.
2023 елда Сарманның Балтамак авылы тарихы һәм кешеләре турында китап яздым. Анда аларның гаиләләре турында да мәгълүмат бар. Бер нәселдә – 7 табиб, 2 укытучы. Зыялы гаиләдә үскән Рушаниябез. Абыйлары берсе – стоматолог, икенчесе – инфекционист. Рушания Гаяновнаның әнисе Гамбәрия апа Мөслимдә математика укытучысы булган. Карт бабасы – авылның указной мулласы, укымышлы дин әһеле. Ул китаптагы 4 юллык шигырьне табиблар белән Рушанияне искә алганда да укыдым.
Бик яхшы истәлекләр калдырып китте үзе турында Рушаниябез. Ул 2013 елның сентябрендә эшкә килде безгә, 10 елдан артык эшләгән. Бик белемле табиб булды. Көчле ихтыярлы шәхес, көчле холыклы, эчке дөньясы матур, бай һәм бик мөлаем йөзле иде.
Мин шакката идем: ничек ул бөтен эшкә җитешкән икән, дип. Поликлиникада да, көндезге стационарда да эшләде, авырулар янына өйгә дә йөрде. Бер консилиум, табиблар киңәшмәсе дә аннан башка узмады. Бердәнбер невролог булды, өч невролог урынына берүзе эшләде. Табибларга да, безгә дә яхшы киңәшләр бирә иде. Поликлиникада аның кабинеты кырыенда шулкадәр озын чират була иде, бик күп кеше аңа керергә теләде. Язылып килгәннәрне дә, язылмыйча килгәннәрне дә кабул итте. Энергиясе ташып торган, сау-сәламәт кеше иде. Аның беркайчан больничныйга киткәнен ишеткәнем дә юк. Поликлиника өчен бик күп файда китергән, бик күп кешеләрне дәвалаган табиб.
Тырышлыгы, яхшы белеме аркасында 2005 елда Татарстанның атказанган табибы, РФ сәламәтлек саклау отличнигы исемнәре бирелгән. Югары категорияле табиб. Актив булды, бәйгеләрдә катнашты. «Ел табибы» бәйгесендә 2014, 2016 елда «Иң яхшы табиб» номинациясендә җиңүче булды. Бөтенроссия конкурсында да катнашты. Аның үлеме – безнең поликлиника өчен бик зур югалту, бик кайгырабыз, аның кадәр эшләрдәй кеше кабат булмас та инде. Алыштыргысыз кеше. Без аны бик сагынабыз. Урыны оҗмахта булсын! – дип уртаклашты Сәрия ханым.
«Тормыш сөючәнлеге фонтан булып ата иде»
Дусты Мәрьям Фазыловна белән 90нчы еллардан ук бергә эшләгәннәр.
Кызларыбыз яшьтәшләр иде. Без аларны бергә укыттык, бергәләп, алар өчен борчылдык. Башта 4нче поликлиникада бергә эшләдек, аннары төрле урыннарга таралыштык.
Рушания Гаяновна – искиткеч якты, тормыш сөючән кеше. Эш сөючәнлеге, оештыру сәләте сокландыра иде. Ул һәркайда бөтен нәрсәгә өлгерде: авыруларны дәваларга да, клиника эшен оештырырга да, дуслар, туганнар белән йөрешергә дә. Тормыш сөючәнлеге фонтан булып ата иде. Яратырга икән – яратырга, дәваларга икән – дәваларга. Аның тормышында ярымтоннар юк иде. Ярата, хөрмәт итә иде, тулы куәтенә эшли белде. Кызын шундый әйбәт итеп тәрбияләде.
Ул холкы белән кешеләрне берләштерә торган кеше иде. Аннан башка без югалдык. Сүз белән әйтеп бетерерлек түгел. Дусларына терәк булды. Теләсә кайсы вакытта аңа шалтыратып, дөрес сүзен таба белә, төпле киңәшен бирә иде, бөтен эшен ташлап, килеп тә җитә иде.
Ул медицинадагы бөтен соңгы яңалыклардан хәбәрдар иде. Гел үзе өстендә эшләде, энә кадап дәвалауны, сөлек куюны, башкасын да үзе өйрәнде. Ул минем әнине, иремне дәвалады.
Рушания гел матур булды, үзен карый иде. Берсендә әнием аңа приемга килде. «Рушания Гаяновна кая соң?» – ди. «Әни, сине ул карады бит инде» дигәч, «мин аны кызы дип торам» ди. Гел яшь йөзле, матур иде, заманча киенә белде. Үз яшеннән яшьрәк күренә иде.
Ул бик көчле кеше иде, борчуларын күрсәтмичә яши белде. Бер тапкыр да елаганын күргәнем булмады. Бик гыйлемле, оешкан кеше иде ул. Өлкән яшьтәгеләрне дөрес итеп дәвалый белде, олыларга ярдәм күрсәтү – үзе бер сәләт ул. Аларны аңлый белде. Урыны оҗмахта булсын! Бик авыр күңелгә, әле һаман ышанып бетеп булмый, – дип уртаклашты дусты Мәрьям ханым.
Чыганак: ИНТЕРТАТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев