Чалган, саткан яки сырхаулап үлгән чакта чипланган малны нишләтергә?
Сорау-җавап
Исәнмесез, хөрмәтле «Яшел Үзән» кызлары! Сезгә бер сорау белән мөрәҗәгать итәм. Авылларда сугым вакыты җитте. Күпләр ел буе карап үстергән малларын чалырга куркып тора бит әле. Әлеге дә баягы, шул имеш-мимешләр йөри. Сәбәбе: ветеринарлар күп кенә сыер-үгезләрнең колакларын чиплавында. Кайберәүләр чипланган малны өйдә чалырга ярамый икән дип әйтә. Аның өчен Әйшәгә барырга кирәк, дигән сүзләр дә ишетәбез.
Чалган, саткан яки сырхаулап үлгән чакта чипланган малны нишләтергә? Безнең ветеринария хезмәте бу турыда киңрәк итеп аңлатма бирә алмасмы икән? Авыл халкы барысын да бетерми дә белеп бит әле ул.
Хөрмәт белән, газетагызны өтереннән ноктасына кадәр яратып укучыгыз.
Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен без Зеленодольск район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Физзәт Фәхретдиновка мөрәҗәгать иттек.
– Терлекләрне идентификацияләү (чиплау), без аны һәр яз һәм көзен ясыйбыз, бик уңайлы һәм файдалы чара. Беренчедән, без күпме вакцина сатып алырга кирәклеген беләбез, икенчедән, без терлекләрне үзебезнең территориягә кайтаруны контрольдә тотабыз. Мәсәлән, хәзер Әтнә районында мөгезле эре терлекләрне ега торган бруцеллез котырына. Бу авырудан зыян суммасы инде 1 млрд сумга җиткән. Сезнең сорауга килгәндә – монда бернинди проблема да юк. Хайванны, гадәттәгечә, үз өегездә чаласыз. Киләсе юлы без килгәндә терлекнең суелган яки үлгән булуы турында хәбәр итәсез һәм без аны исәптән төшерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев