Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Чал чәчләр күренә башлауның сәбәбе картаюда түгел икән, ә нидә соң?

Чал чәчләр күренә башлауның сәбәбе нидә?

Бу процесска экология дә, туклану, яшәү рәвеше дә йогынты ясамый диярлек. Белгечләр искәртүенчә, төп “гаеп” – геннарда һәм стресста. Кеше кискен рәвештә стресс кичерү бер мизгелдә чәчләр агаруга китерергә мөмкин.

Шуңа күрә, һичшиксез, артык стресслардан качарга тырышырга кирәк.

Чал чәчне йолкып алуның файдасы юк. Ә менә  буярга мөмкин, ләкин чәч өчен профессиональ буяулар  кулланырга кирәк. Юкса баш тиресенә зыян килүе, дерматит килеп чыгуы бар.

Тормыш циклының ниндидер мизгелендә организм чәч төсе өчен җавап бирә торган меланин эшләп чыгарудан туктый. Буяу пигменты булмау акрынлап төссезләнүгә һәм чәчнең үзәк структурасының үзгәрүенә китерә. Шулай булгач, чәчләрнең  иртә агаруы картлык якынлашуын аңлатмый.

Чал чәчләрне карау өчен витаминнар һәм минераллар белән баетылган дымландыра торган нейтраль шампунь сайларга кирәк. Атнага 1-2 тапкыр туклыклы маскалар ясарга киңәш ителә. Аларны чәч төпләреннән очларына кадәр сыларга кирәк.

Чал чәчләр күренә башлау – ул чәчләр өчен косметик чараларны яңартуга сәбәп кенә. Буяу пегменты булмау чәчнең төсенә генә түгел, структурасына да йогынты ясый. Алар корылана, сынучанга әйләнә. “Агарган чәчләр өчен” диеп язылган шампунь эзләү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме ул чәчләрне дымландырсын.

Тикшеренүчеләр фикеренчә, чәчләр иртә агару – озын гомерле булу индикаторы санала ала.

Галимнәр фикеренчә, чәчләрнең иртә агаруы организм өчен файдага гына икән.

Чәчләре бик яшьли агарган кеше организмында глутатионның (чәчне буяучы пигмент бүлеп чыгаруда катнаша торган матдә) башка, мөһимрәк максатларга, мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларыннан саклануга юнәлдерелүе исбатланган.

Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев