«Чәчәкләр беренчерәк үләме, минме?»: үзем әни булгач кына әнисез калдым
Сентябрь... Якты дөньяга аваз салып, беренче сулышын да алган, ни кызганыч, соңгы сулышын алып бакыйлыкка да күчкән ай булды ул әнкәй өчен. Үзем әни булгач кына аның кадерен, әни булуның ни дәрәҗәдә авыр да, җаваплы да икәнлеген аңладым. Кызганыч, кайтарып кына булмый шул. Бирелмәгән наз-игътибарны, яратуны бирәсе, әйтелми калган сүзләрне әйтәсе, рәхәтләнеп кочагына сыеынып йоклыйсы килә…
Тормыш сынауларына бирешмичә, язмышның ачы җилләренә каршы торып яшәде әнкәй. Үзе дә бик яшьли әтисез калып, урта мәктәпне дә тәмамламыйча, колхозга эшкә чыга. Һәрвакыт алга барырга, беренче булырга яраткан кыз, югары белеме булмаса да, бөтен эшендә зур уңышларга ирешә.
Сөйгәне ؘ– әтиебез белән матур гаилә корып, бик бәхетле тормыш итәләр. Өч кызга тормыш бүләк итәләр. Бәхет ишелеп килә: «Өч кызыма – өч кияү, улларым кебек якын булырлар», – дип юрый әткәй. Ләкин өченче кызы туган төндә гомеренең фаҗигале төстә өзеләсен белми шул…
Бүгенгедәй күз алдымда: сеңлем белән әнкәйне бала табу йортыннан каршы алырга барганда, поезд юлы аша уздык. Томырылып чапкан поездны күргәч, әткәй кайта дип сөенеп елаган кызчыкны бүген кулыма күтәреп тынычландырасым килә. Шуңа күрәдер, поезд минем өчен кешеләрне аеручы кебек тоела. Югыйсә вокзалларда сагынудан шашып, күрешкәч кочаклашып туя алмаган кешеләрне күп күзәтеп торганым булса да.
Әйе, кайтмады әткәй. Ятимлек ачысын сизмәсеннәр, ким-хур булмасыннар дип тырышты әнкәй, безне үстерде, кеше итте. Клуб кадәр йортта үстек дип, һәрвакыт горурланып сөйлим. Ир-ат эшен дә рәхәтләнеп эшлибез, хатын-кызныкын эшкә дә санамыйбыз. Чөнки әнкәй өй җыештыру, ашарга әзерләү, керләр юып-үтүкләү, матур гөлләр үстерү белән бергә, бакчадан мул уңыш җыеп алуны эш арасында, ял иткәндә, ягъни утын ярганда, тирес түккәндә, печән әзерләгәндә, ашлык ташыганда эшләп куя иде. Әйе, аның холкы безгә дә күчкән. Өчебезне дә югары белемле итте, апам белән мине, гөрләтеп туй ясап, зур тормышка аяк бастырды.
Эх, язмыш, язмыш... Үзем әни булгач кына әнисез калдым... Өч кыздан соң туган беренче оныгы – сеңлебезне бераз тәрбияләп өлгерсә дә, көтеп, теләп алган малай оныгын бер тапкыр гына кочагына алып ярата алды. Аллаһы Тәгалә алдында көчсез булдык. Яман чир газиз әнкәебезне җиңде, безнең канатларыбыз сынды. Апам әнкәйне соңгы юлга озату, аннары ашларын уздыру мәшәкатьләре белән юанды, безгә кайвакыт әткәйне дә алыштырган, балачагын, яшьлеген әнкәй белән бер дәрәҗәдә эшләп уздырган апабызга хәсрәт утын сеңелләрен кайгыртып йотарга туры килде. Мин – беренче тапкыр әни булган кеше, балам хакына дип түздем. Ләкин еллар узгач, хәсрәтне вакытында кабул итәргә һәм уздырырга кирәклеген психологлар бик яхшы аңлатты. Әйе, иң авыры кечкенә сеңлебезгә булды. Бер генә тапкыр да әтисен күрмәгән балага, әле югары уку йортын тәмамлап, кулына диплом алып, зур тормышка аяк басарга җыенган көннәрендә иң газиз кешесен җир куенына салырга туры килде.
60 яшьлек юбилеен каршы алган көннәрдә җирләдек әниебезне. Бүләккә 60 роза алып кайттык. «Чәчәкләр беренчерәк үләме, минме?» – дип сораган әнкәй табибтан. Эх, арабызда булса, нинди генә чәчәкләргә күмәр идек үзен. Менә шундый кадер-хөрмәтне җитәрлек күрсәтә алмый калуыбыз да җанны телгәли…
Тормыш дәвам итә. Елыйсы килгәндә дә сабыр булып, әткәй-әнкәйнең йөзенә кызыллык китермичә, тормыш сынауларына бирешмичә яшәргә тырышабыз. Бер кайгыны өчкә бүлдек, шатлык-сөенечләребез дә уртак. Бу дөньяга өчебезне дә тудырган, шундый туган җанлы, ярдәмчел итеп үстергән әти-әниебезгә чиксез рәхмәт, догаларыбыздан калдырмыйбыз.
Сентябрь... Әниле дә иткән, әниебез белән гомерлеккә аерган ай... Агачлар сары төсләргә буялганда, күңелләребез дә сагышлана. Еллар арты еллар уза, хәсрәтле көннәребез дә артта кала, ләкин йөрәктәге яралар гына тирәнәя бара шул…
Динара Әхмәт, Сөембикә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бигрэк аянычлы язмыш булган,еламый укып булмый,ярый калганнарга сабырлык,исэнлек,туземлек бирсен.
0
0