Бюджет тиенләп салымнардан җыела
Өченче чакырылыш Яшел Үзән муниципаль район Советының утызынчы һәм Яшел Үзән шәһәр Советының егерме тугызынчы сессиясендә төп темаларның берсе булып 2017 елның тугыз аенда район һәм шәһәр бюджетының үтәлеше, шулай ук район башкарма комитетының резерв фонды акчасының ничек тотылуы торды.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева чыгышына караганда, район бюджеты 78 процентка үтәлгән. Керемнең төп чыганагын табышка карап алынучы салым (НДФЛ) тәшкил иткән. Ә шәһәр бюджетына әлеге салымнан кергән табыш 52 процент булган. Соңгы биш елда бюджет үтәлешендә тотрыклылык күзәтелә. Чыгыш ясаучы район һәм шәһәр буенча җыела торган салымнарга анализ бирде. Резерв фондына килгәндә, ул 2017 елда 3 270,0 мең суммасында расланган булган. Бюджетны үтәү барышында ул 5620,2 мең сумга арттырылган. 2017 елның 9 аенда ЯҮМР башкарма комитеты җитәкчесе күрсәтмәсе белән әлеге фондтан 7 686,5 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Сессиядә иң соңыннан шәһәр Советы депутаты Евгений Ефремов сүз алып, депутат запросының Яшел Үзәндә җавапсыз калуына канәгатьсезлек белдерде. Ул август аенда ук шәһәр хәрби комиссариаты бинасы яныннан машиналарга киртә булып торган таш ярымшарларны алу мөһимлеге буенча депутат запросы ясый. Законсызлыкны раслап, ярашлы органнарга җиткергән, әмма бу мәсьәләдә бернинди дә чишелеш таба алмагач, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. «Ни өчен депутат шундый гап-гади мәсьәләне дә хәл итә алмый?» – диде ул.
– Депутат запросы, һичшиксез, законлы көчкә ия, – диде район һәм шәһәр Советы рәисе Александр Тыгин. –Әлбәттә, хәрби комиссариат андый киртәләрне урнаштырырга мәҗбүр булгандыр, әмма депутат соравы бөтен дәрәҗәдә дә каршылыксыз үтәлергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев