Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бәйрәм көнендә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре балалар өчен Беренче сыйныф укучысы көнен уздырды

Яшел Үзәннең янгын-коткару частендә балалар өчен Ачык ишекләр көннәре һәм экскурсияләр оештыру күптән инде традициягә әверелде.

Янгын сүндерүчеләр янына кунакка төркемнәр һәм класслар белән киләләр. Татарстан Республикасының бәйрәм көнендә 8нче янгын-коткару отряды хезмәткәрләре биредә эшләүчеләрнең балалары өчен бәйрәм оештырды һәм 1 сентябрьдә мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керергә тиешле балаларны да чакырдылар.

Балаларның күбесе янгын сүндерүчеләр хезмәте турында ишетеп кенә белми. Чөнки аларның әти-әниләре «01» хезмәтендә эшли. Өйдә кайгыртучан һәм гадәти әни - әтиләр эштә чын коткаручылар. Янгыннарны сүндерәләр, кешеләрне төтен һәм уттан коткаралар, зыян күргән машиналар эченнән зарар күрүчеләрне чыгаралар.

Балалар ата-аналарының хезмәте турында Беренче сыйныф укучысы көнендә тагын да күбрәк белә алдылар. Булачак беренче сыйныф укучылары иртәдән үк әти-әниләре белән бергә 52нче янгын-коткару часте фасадына җыелды.

Барлык беренче сыйныф укучыларына бүләкләр, дипломнар һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев