Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Бәйгегә бүгеннән әзерләнергә тотыныйк!

Яшел Үзәндә мөселман даирәсе һәрвакыт активлык күрсәтеп, төрле кызыклы  чаралар уздырып тора.

Яшел Үзән Мөслимәләр оешмасы хәбәр итүенчә, бу елны  алар намаз укучылар бәйгесеннән башлап җибәрергә җыена.  Бәйгедә төрле яшьтәге балалар катнаша алачак. Иң мөһиме – дөрес итеп намаз укый белү.

Бәйге  24 февральдә шәһәребезнең иң күркәм мәчетләренең берсе – Җәмигъ мәчетендә булачак. Иртәнге 8 сәгать 30 минутта башлана. 

Бәйгегә рәхим итегез! Алдан ук әзерләнә торыгыз. Шундый дәрәҗәле ярышларда катнаша-катнаша осталыгыгыз, белемегез артыр, дусларыгыз күбәер. Бәйгедә шәһәрдән генә түгел, районнан да балалар чакырыла. Битараф калмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев