Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Бәяләр артты һәм артачак

НДС киләсе елның 1 гыйнварыннан гына «сикерсә» дә, шуның белән бәйле бәя күтәрелүләрнең якын арада инде башланачагына беркемнең дә шиге юктыр.

Авиа һәм туристик юлламалар
Рубль курсының тотрыксызлыгы авиа ягулыкка да йогынты ясаячак, ә бу үз чиратында авиабилетларның кыйммәтләнүенә китерәчәк. Самолетларга ягулык 30 процентка артачак, шуның аркасында авиатранспорт хуҗаларының чыгымнары 50 млрд. сумга артачак, шуңа күрә билет бәяләренең югары үрмәләве котылгысыз.
Көз көне туристик юлламалар кыйммәтләнә. Җәен күп кенә туроператорлар, клиентларны җәлеп итү максатыннан бәяләрне төшерә, әмма, юлламаларга сорау кимегәнлектән, сентябрьдән аларга бәя 15-20 процентка күтәреләчәк.

Табак продукциясе
Акцизларның күтәрелүе тәмәкенең кыйммәтләнүенә китерде. Аны инде июльдә үк сиздек. Ә сентябрьдән башлап ул аена уртача 3-5 сумга артуын дәвам итте.
Бөтен җирдә яшәү дәрәҗәсенең күтәрелүе турында лаф орсалар да, күзгә әлегә бәяләрнең күтәрелүе генә ташлана шул...

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев