Буыннар арасында аерма – җир белән күк арасы...
#әйтәмәле
Быел мәктәпне тәмамладык. Күңелләрдә бераз моңсулык булса да, шөкер итәргә сәбәпләр күбрәк. Ул баламның БДИга әзерләнүләрен искә алырга да жәл, көн димәде, төн димәде – укыды, өйрәнде. Нәтиҗәсе дә, шуңадыр, сөенерлек. Инде ул нервыларның киеренкелектән өзелер чиккә җиткән мизгелләре артта калды, хәзер теләгән уку йортына керү өчен җан атабыз, бөтен гаиләбез белән теләктә, догада, дигәндәй. Болары күңел халәтләре, ә бит кесә ягы да шактый юкарды быел. Репетиторлар, түләүле онлайн укулардан башка, чыгарылыш кирәк-яракларына гына да илле меңнән артык чыгым булды. Бу, безнең сыйныф артык «шиковать» итмәде әле, ә башларыннан югары сикерүчеләрнең йөз меңнәре дә чыгып «очкандыр», мөгаен.
Уйлап куясың да, без дә шул ук мәктәпләрне бетердек, безнең балалар да... Ә буыннар арасында аерма – җир белән күк арасы…
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев