Булганның кадерен белегез
Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Шундый хатларны бастыруыгызны белгәч, мин дә язарга булдым әле. Бәлки минем тарихым кемне дә булса шундый ук ялгыштан сакланырга ярдәм итәр.
18 яшемдә зур мәхәббәтемнән балага уздым һәм өзелеп сөйгән кешемә кияүгә чыктым. Камил минем өчен иң әйбәте һәм гомумән, бөтен дөнья иде. Әйе, яраткан кешем белән гаилә корып бәхетле тормышта яшәячәгемә мин чын күңелдән ышандым...
Камилнең алкаголик булуы кызыбыз тугач кына ачыкланды. Сәрхүшлек һәм бурычлардан, иң кирәк нәрсәләргә дә акча җитмәүдән тәмам гарык булып, мин аерылышырга уйладым. Бергә нибары 2,5 ел яшәп калдык. Аерылышкач әни янына кайттым. Балам кечкенә һәм мин әле институтта укып стипендиягә генә яши идем. Тик ничек булса да яшәргә кирәк бит. Мин киткәч, Камил кызын бик тиз онытты, алимент турында сүз дә булмады. Ул вакытта аңа карата үпкәм бик зур иде һәм бернигә дә карамастан кызымны үзем генә тәрбияләргә карар кылдым. Өч участокка урам себерүче булып эшкә урнаштым. Иртән торып институтка барырга һәм аннан кайткач ишегаллары җыештырырга бик авыр булса да, түздем. Чөнки миңа сәламәтлеге буенча эшли алмаган әнине һәм кечкенә бәхетем – кызымны тәрбияләргә кирәк иде.
Бервакыт кич белән эшләгәндә яныма бер ягымлы гына ир килеп, мине күптән күзәтүе һәм ни сәбәпле шундый яшь кызның урам себерүен аңламавы турында әйтте. Без сөйләшеп киттек һәм дусларга әверелдек. Самат һәр кич миңа булыша башлады, аннары очрашырга тәкъдим ясады. Ризалаштым. Чөнки ул күпкырлы, кызыклы һәм әйбәт кеше. Бер елдан соң өйләнештек. Академик ял алуыма карамастан, институтны кызыл дипломга тәмамладым. Саматтан да бик матур кыз таптым. Эшкә урнаштым. Тугыз ел бергә яшәү дәверендә минем иске фатирдан курчак өе ясадык, җиһазлардан алып сантехникага кадәр алыштырдык. Барысын да Самат үзе эшләде, куллары алтын.
Олы кызым аның үз әтисе түгеллеген белми дә, бер-берсен бик яраталар. Бик матур һәм бәхетле гаилә, мин кечкенәдән үк хыялланган диңгез буена ел саен ял итәргә барабыз. Әмма, кем әйтмешли, булганның кадерен белмибез, югалткач – елыйбыз...
Аерылышканнан соң ун ел узгач беренче ирем пәйда булды. Мине интернет аша эзләгән, кызын тапкан. Очрашасы килүен әйтте. Очраштык. Чит ил машинасы белән килде, бизнесы турында сөйләде, имеш зур йөк машинасы бар, әйбер ташу белән шөгыльләнә. Шундый озак срокка югалып торуы өчен гафу үтенде, вакыт узу белән яхшы гына акчалата ярдәм итә башлады. Кызым аны кабул итте, ә миндә яшьлектәге хисләр уянды! Самат миндәге үзгәрешләрне сизде, икесенең берсен сайларга тәкъдим итте. Мин сайладым – Камилгә икенче мөмкинлек бирдем һәм без бергә яши башладык.
Ах, ашыктым, ах бу дәрле теләк мине ничек сукырайтты! Бераз вакыттан соң Камилнең машинасын кредитка алуы, ә йөк машинасының бөтенләй аныкы түгел, ә дустыныкы булуы ачыкланды. Тиздән ул эшсез калды, кредит бурычлары артты. Әмма бу мине куркытмады, чит ил машинасы өчен бурычын түләргә мин үз исемемә кредит алдым. Ә аннары...
Камил тагын бер айнымыйча эчә башлады. Хәтта кул күтәрүгә кадәр барып җитте. Минем моңа түзеп торасым килмәде, балалар өчен курыктым. Ел ярым бергә яшәгәннән соң, аннан киттем. Ул тагын юкка чыкты, ә миндә кредит һәм аны дүрт ел дәвамында түлисе бар.
Кызларым мине Саматтан киткәнем өчен әрли. Камилнең сәрхүшлекләрен күргәннән соң олы кызым аны әти дип әйтүдән туктады. “Әти ул мине тәрбияләгән кеше”, - дип әйтте. Минем нинди төшенкелеккә бирелүемне аңлатырлык түгел. Бик авыр булды. Озак та үтмәде, Самат килде. Моңа кадәр ул үз торагында яшәде, балалар белән аралашты. Һәм Камилнең кабат юкка чыгуын көткәнен, моның шулай булачагына шиге булмавын әйтте. Самат мине кичерде, без кабат бергә һәм икәүләшеп минем кредитны тартабыз. Миңа үземнең акылсыз адымым өчен бик тә оят.
Хатын-кызлар! Яныгыздагы ышанычлы ирләрегезнең кадерен белегез, бер тапкыр алдаганнарга кабат беркайчан да ышанмагыз! Мондый ялгышлыкны үз башыңнан кичерү бик тә авыр һәм аяныч.
Хатны Гөлнара Вәлиева укыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев